Безнең бурыч - 2030 елга тулаем региональ продукт күләмен кимендә 5 трлн сумга җиткерү. Бу хакта бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллегиясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.
Коллегия утырышы Казанда Ленин ис. мәдәният йорты мәйданчыгында узды.
Чара алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Юрий Борисов төбәкнең алдынгы сәнәгать предприятиеләре казанышларына багышланган күргәзмәне карады.
Коллегия алдыннан ветераннарга Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел тулу уңаеннан юбилей медальләрен тапшырдылар.
Татарстан Республикасында 2019 елда сәнәгать һәм кулланыш базары үсешенә нәтиҗәләр һәм 2020 елга бурычлар һәм 2024 елга кадәр перспективалар турында доклад белән ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Президенты чыгышында ассызыклаганча, республикада 2019 елда бөтен 40 республика программасы башкарылган.
Татарстан бюджетының үз чаралары 300 млрд сумга җитте, бу бик күп, дип ассызыклады ул, әмма үсешкә дә мөмкинлекләр җитди. Без елына җиде, 8 процентка да үскәнебез бар. дип искәртте ул, шул максаттан күп алымнарны үзгәртергә кирәк.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, бүген сәнәгать предприятиеләре күргәзмәсендә тармакта хезмәт җитештерүчәнлеген ничек арттырырга мөмкин икәнен күрсәттеләр. "Бу шул исәптән яңа базарларга чыгу, производствоны яңарту, илебез сәнәгать предприятиеләренә ярдәм. Моннан тыш, оборона-сәнәгать комплексында бурычлардан азат итү дә", - диде ул.
"Мин бөтен предприятиеләр җитәкчеләренә рәхмәт әйтергә тиеш, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Без - донор-төбәк, федераль бюджетка өлешебез күләме буенча бишенчеләр булсак та, безгә күп эләкми. Шуңа күрә безнең үз көчебездән тора, һәм безнең бурычыбыз - 2030 елга тулаем региональ продукт күләмен кимендә 5 трлн сумга җиткерү, ә үз керемнәребезне - 600 миллардка җиткерү. Бу күләмнәр безнең ихтыяҗларга җитәргә тиеш".
Бездән башка бу эшне беркем дә эшли алмый, һәм без булдырабыз, диде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бүген дәүләтебез Хөкүмәте һәм Россия Президенты Владимир Путин гражданнар тормышы сыйфатын яхшырту кебек максат куя.
"Гражданнарның яхшы эше булса һәм яхшы акча эшли алсалар, тормыш сыйфаты да яхшыра. Без экология, эш урыннарын булдыру, социаль һәм мәдәни инфраструктура өлкәсендә проектларны гамәлгә ашырганда, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бу мәгариф һәм сәламәтлек саклау мәсьәләләре дә - ничек булса да, икътисадсыз бу мәсьәләләрне хәл итеп булмый".
Республика инде 2020 елда илкүләм проектларны гына түгел, ә 50 млрд сумлык 50 үз программасын да гамәлгә ашыра башлады, бу республиканың үсеш мөмкинлекләрен күрсәтә, - диде Рөстәм Миңнеханов.
"Без тәнкыйтьне тулысынча кабул итәбез, чөнки икътисадның 1 процентка үсүенә кәнәгать булу мөмкин түгел", - диде ул.
Бүгенге коллегиядә Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Юрий Борисов та илебез җитәкчелегенең оборона-сәнәгать предприятиеләренә салым йөкләнешен киметүдә зур эш башкарганын искәртте.
Шулай ук Юрий Борисов сәнәгать производствосы күләменең республикада 2,8 трлн. сумга җитүен дә искәртте. "Бу искиткеч күрсәткеч. Әле 12 ел элек сезнең 1 трлн. иде, - диде ул. - Өч кат арткан. Бу Россиядәге уртача темплардан күпкә артык. Ләкин производство күләменең 1 процентка артуы шөбһәгә сала. Дөнья күрсәткече - 3 %. Уйларга кирәк. Кытай күп еллар дәвамында 10 процентка үсә. Бүген дә Кытайда үсеш темплары 6 проценттан арта дип фаразлана", - диде Борисов.
Шул ук вакытта Россия Хөкүмәте вице-премьеры сүзләренчә, төбәктә бөтен тармаклар да бар диярлек, шуңа да Татарстан - күпчелек күрсәткечләр буенча үрнәк төбәк.