Яңалыклар

22.01.2020

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Алексей Доценко белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

21.01.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сингапур Милли университеты президенты Тан Энг Чи әфәнде белән очрашты. Искәртик, ТР Президенты Швейцариядә эш сәфәрендә. Визитының төп максаты - Давоста Бөтендөнья икътисадый форумында катнашу. 

21.01.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Srei Infrastructure Finance Limited (Һиндстан) холдингы рәисе Хемант Канория белән очрашты. Очрашу Давоста Бөтендөнья икътисадый форумы киңлекләрендә узды. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Srei холдингы – Һиндстанның әйдәүче финанс институтларыннан берсе, шулай ук инфраструктура проектларына бердәнбер инвестицияләр кертүче дә.

21.01.2020

20-27 август көннәрендә Казанда БДБ илләре уеннары узачак. БДБ илләре уеннары Татарстанда 2020 елдагы иң мөһим спорт вакыйгаларының берсе булачак. Бүген бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе генераль директоры Азат Кадыйров сөйләде.

21.01.2020

БДБ илләре уеннарында  38 татарстанлы катнаша ала. Бу хакта бүген ТР Спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта хәбәр итте.

21.01.2020

Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы дәүләт телләре турында законның үтәлеше буенча совет утырышы узды. Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.

Утырышта Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сафаров, ТР Премьер министры урынбасары Васил Шәйхразиев, министрлык вәкилләре һәм район җитәкчеләре катнашты.

20.01.2020

Барлыгы 2019 елда Татарстнга 28 илдән инвестицияләр кергән. Бу хакта ТР Премьер-министры Алексей Песошин ТР Инвестицион үсеш агентлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында белдерде.

Утырыш “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында узды һәм ТР Инвестицион үсеш агентлыгы коллегиясенең 2019 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләренә һәм 2020 елга куелган бурычларга багышланган иде.

20.01.2020

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Кытайның MinFound Medical Systems компаниясе директоры урынбасары Питер Джанг белән очрашты.

Очрашу “Корстон” мәйданчыгында Татарстан Инвестицион үсеш Агентлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы башланганчы узды.

20.01.2020

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Швейцариягә эш сәфәре кысаларында Давоста Бөтендөнья икътисадый форумында (ВЭФ) катнаша. Россия делегациясен РФ Икътисадый үсеш министры Максим Орешкин җитәкли. 

Рөстәм Миңнеханов кайбер тематик секцияләрдә катнашырга планлаштыра, аларда куллану, цифрлы икътисадның киләчәге, энергетика өлкәсендәге өндәүләр, шәһәрләрнең һәм шәһәр хезмәтләренең киләчәген формалашлыру мәсьәләләре буенча фикер алышачаклар.   

17.01.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Камаз-мастер" командасын "Дакар-2020" халыкара раллиенда җиңүләре белән котлады.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук "КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм "КАМАЗ-мастер" командасы җитәкчесе Владимир Чагинны җиңү белән котлады. 

"Чын күңелдән барыгызны да "Дакар-2020" халыкара раллиенда искиткеч җиңүегез белән котлыйм, - диелгән телеграммада. - Сез Согуд Гарәбстаны чүлен җиңдегез - бу сезнең профессиональ осталыгыгызның яңа үре, Россия һәм "КАМАЗ" ГАҖнең чираттагы казанышы. Сезнең искиткеч җиңүегез шулай ук туган республикагызга ТАССР 100 еллыгына матур бүләк була".

Битләр: << ( 761 ) 762 763 764 765 766 767 768 769 770 >>