Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Time Hotels Management генераль директоры Мөхәммәт Авдалла белән очрашты.
Җәмгыятьнең цифрлы трансформациясе шартларында дәүләт статистикасы органнары объектив һәм тулы мәгълүмат чыганагының аерым ролен алды. Соңгысы республика хакимиятенә барлык татарстанлылар өчен мөһим карарларны оператив һәм вакытында кабул итәргә мөмкинлек бирә. Бу хакта Татарстан статистика хезмәте һәм Социаль-икътисади мониторинг комитеты коллегиясенең йомгаклау утырышында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның «Alishech Ltd» медик компания президенты Исраэль Левин белән очрашуы узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Моношәһәрләре Фонды ярдәмендә Татарстан Республикасы моношәһәрләрен үстерү мәсьәләләренә багышланган телекүпердә катнашты.
Телекүпер Казан (ТР Хөкүмәте Йорты), РФ Моношәһәрләр Фондының ситуацион үзәге һәм "Зеленодольск" сәнәгать паркы территориясендәге бүлү үзәге төзелеше мәйданчыгы арасында узды.
Телекүпердә ВЭБ.РФ Рәисе урынбасары, МОНОГОРОДА.РФ генераль директоры Ирина Макиева, "ВЭБ.РФ" дәүләт үсеш корпорациясе Рәисе Игорь Шувалов, «Вайлдберриз» ҖЧҖ генераль директоры Татьяна Бакальчук, Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев катнаштылар.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстан моношәһәрләр үсешенә аеруча игътибарлы.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда “Идел киңлекләре” заказнигын контрольдә тоту буенча дирекция булдыру турында карар кабул итте. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Батков хәбәр итте.
Бүген Росгвардиянең ТР буенча идарәсендә киңәйтелгән киңәшмә барышында ведомствоның 2019 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды, алдагы чорга төп бурычлар билгеләнде. Киңәшмә Росгвардиянең ТР буенча идарәсе башлыгы генерал-майор Рөстәм Гомәров җитәкчелегендә узды. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты.
Чара Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ төп бинасында узды (Казан).
Коллегия башланганчы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы ЭЭМ музее экспозициясе белән танышты. Ул ассызыклаганча, бу – уникаль музей, анда балаларны да, туристларны да чакырып була, шул исәптән чит ил туристларын да.
Бүген «Бердәм Россия» рәисе Дмитрий Медведев партиянең Югары советы бюросының киңәйтелгән утырышын уздырды. Утырыш эшендә видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Утырышта катнашучылар Россия Федерациясе Президентының Россия Федераль Собраниесенә еллык юлламасын гамәлгә ашыруда катнашу һәм быелгы өстенлекле бурычлар турында фикер алыштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты.
Утырыш Казанда югары технологияләр өлкәсендәге технопарк – ИТ-паркта (Петербург ур.) узды.
Чара башланганчы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Волин һәм башка рәсми затлар белән бергә, ясалма интеллект өлкәсендәге югары технологияле ИТ-проектлар, дәүләт идарәсен цифрлаштыру һәм башкалар экспозициясе белән танышты.
Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә “Татэнергосбыт” АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Көн тәртибенә берничә актуаль мәсьәлә чыгарылды, шул исәптән компаниянең 2019 елдагы эшчәнлегенә алдан чыгарылган нәтиҗәләр, керемнәр һәм чыгымнар бюджетын раслау, 2020 елга капиталь кертемнәр программалары.