Рөстәм Миңнехановка ТРбуенча Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе белән ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының "Куркынычсыз балачак" исемле уртак проектларын тәкъдим иттеләр

06.03.2020

ТРбуенча Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе белән ТР Сәламәтлек саклау министлыгы "Куркынычсыз балачак" исемле уртак проектларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка тәкъдим иттеләр. 

Презентация Республика клиник хастаханәсенең Перинаталь үзәгендә узды. 

Искәртик, "Куркынычсыз балачак" федераль проект Россия ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе һәм Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәмендә уздырыла. 

Проект балалар иминлеген тәэмин итү һәм балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалауга юнәлдерелгән. 

Татарстанда РКХ Перинаталь үзәге хезмәткәрләре яшь аналарга баланы автобишеккә ничек дөрес утырту, балаларны автомобильләрдә йөртү үзенчәлекләрен аңлата башладылар. 

ТРбуенча Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе Идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов сүзләренчә, инде сиксәннән артык дәрес үткәрелгән, 300дән артык анага юл-транспорт иминлеге нигезләре аңлатылган. 

"Әлеге акция кысаларында Периниталь үзәктә бала тапкан бөтен аналарга автобишек бер айга бушлай бирелә. Бер ай дәвамында алар хәл итәргә тиеш: автобишекне кире кайтаралармы, әллә аны арендага алалармы", - диде Ленар Габдерахманов. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.