Агросәнәгать комплексында кадрлар әзерләү турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Наил Залаков хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Наил Залаков сүзләренчә, бүген аграр ссузлар һәм вузлар белем бирү процессын яңарталар, студентларны производство шарт ларына якынайтып укыталар. Әйтик, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында "Заиковский" ҖЧҖ мәйданында гамәли дәресләр үткәрелә. Студентлар авыл хуҗалыгы техникасын куллануны студентлар гына түгел, ә укытучылар да өйрәнә.
"Вузлар үз чиратларында үсешләрен студентларны практик әзерләү һәм мәгариф процессын цифрлаштыруда күрә", - диде Залаков.
Казан дәүләт ветеринар медицина академиясе студентлары да авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә тәҗрибә туплый. Кадрларны яңадан әзерләү һәм квалификацияләрен арттыру программалары эшләнә. 2019 елда 512 белгеч белем алган. Агымдагы елда 500дән артык белгечкә белем бирү планлаштырыла.
Студентлар һәм белгечләр тәҗрибәләрен арттыру өчен Казан аграр университеты Bayer, Татмелеорация, Проминтел-Агро, Ростcельмаш, Сервис-Агро, Татагрохимсервис, Stihl, Belarus кебек компанияләр белән хезмәттәшлек итә. Bayer, Татмелеорация, Проминтел-Агро, Ростcельмаш, Сервис-Агро, Татагрохимсервис, Stihl, Belarus нигезләрендә уннан артык белем бирү классларын ачу көтелә.
ТРда авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге белән берлектә "Кооператив идарәче" квалификация үстерү курслары оештырылган. Курсларда республикадан гына түгел, ә Россиянең тугыз субъектыннан да белгечләр белем алган.
Республикада өстәмә белемне Татар агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты да бирә.