Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин Казандагы «Перспектива» 186 нчы лицеенда булдылар.
Төп максатлары – мәктәп ашханәсе белән танышу һәм мәктәп балаларына бирелүче ризыкларны татып карау.
Әзерләнгән ризыкларның сыйфатын Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин уңай бәяләделәр.
Рөстәм Миңнеханов, мәктәпләрдә кайнар ризык сыйфатын аеруча тикшереп торырга кирәк, дип белдерде.
Татарстан Президенты бер ай эчендә мәктәп ашханәләрендәге җайланмалар турында мәгълүмат җыярга һәм башлангыч сыйныфлар (1-4 сыйныфлар) укучылары өчен түләүсез кайнар ризык бирүне оештыруга акчалар бүлеп бирергә кушты.
«Карар ил җитәкчелеге, Президент Владимир Путин тарафыннан кабул ителде, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Мин мәгълүмат җыю өчен бер ай вакыт бирдем. Чынлыкта җитди проблемалар юктыр, дип уйлйым. Аңлашыла ки, кайбер ашханәләрдә урыннар җитми, кайсыларында җайланмалар начар. Бер ай эчендә эшләрнең торышы турында тулы мәгълүмат алачакбыз. Безнең бурыч – 1 сентябрьдән бу проектны эшләтеп җибәрү».
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, монда иң мөһиме – ризыкның туклыклы, файдалы һәм дөрес булуы.
Ул билгеләп үткәнчә, мәктәп ашханәләрендә әзерләү өчен бирелә торган продуктлар сыйфатының югары дәрәҗәдә булырга тиеш.
Искәртәбез, Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Собраниегә юлламасында 2020 елның 1 сентябреннән башлангыч сыйныфлар укучыларын түләүсез кайнар ризык бирү каралган иде.
Рөстәм Миңнехановны Илсур Метшин, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, 186 нчы лицей директоры Азат Җамалетдинов һәм башкалар озата йөрде.