Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган һәм "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" конкурсын йомгаклауга багышланган тантаналы чарада катнашты. Чара Казанда С.Сәйдәшев ис. Зур концертлар залында узды. Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.
Рөстәм Миңнеханов якынлашып килүче бәйрәм белән котлады. "Хатын-кыз - барыннан да элек әни, ә әниләр аяк астында җәннәт. Оныкларыгыз, балаларыгыз өчен сөенеп яшәвегезне телим. Алар сезне шатландырып кына торсыннар", - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстан Республикасында хатын-кызлар төрле өлкәләрдә хезмәт итә: мәгарифтә, мәдәниятта, медицина, сәнәгатьтә һәм авыл хуҗалыгында, фән һәм бизнес белән шөгыльләнәләр. "Без сезнең алда баш иябез. Сезгә һәм гаиләләрегезгә иминлек телибез", - диде ТР Президенты.
Минтимер Шәймиев әлеге конкурсның 1996 елдан бирле уздырылганын искәртте. Конкурсны оештыручы - "Татарстан хатын-кызлары" региональ иҗтимагый оешма. Минтимер Шәймиев оешма вәкилләренә республиканың иҗтимагый тормышында актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде һәм бәйрәм белән котлады.
Шуннан Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Шулай ук ТР Президенты Бөек Җиңүгә 75 ел тулу уңаеннан ветеран хатын-кызларга медальләр тапшырды.