Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика клиник хастаханәсенең Перинаталь үзәгендә булды.
Рөстәм Миңнехановны ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков, федераль һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре озата йөрде.
Перинаталь үзәк - акушер-гинекологик хезмәтнең өченче дәрәҗәдәге алдынгы учреждениесе. Аның базасында йөкле хатыннарга, бала табучыларга һәм яңа туган балаларга медик ярдәм күрсәтелә. Биредә алдынгы диагнгостика алымнары кулланыла һәм акушерлык өлкәсендә паталогияләр дәвалана. Бала тудыру 15 заманча индивидуаль залларңа алып барыла. Җиде операцияләр залларында ашыгыч ярдәм тулы күләмдә күрсәтелә.
Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре Перинаталь үзәктә йөклеләр паталогияләре, реанимация, интентив терапия бүлекләрен карадылар.
Рөстәм Миңнеханов һәм журналистлар Перинаталь үзәктән яңа туган баланы өйгә озатуда катнаштылар. Раян исемле малай 2020 елның 9 февралендә туган, батыр малай авырлыгы - 4430 гр. Ул Маллаәхмәтовлар гаиләсендә өченче бала.
Татарстан Президенты ихластан гаиләне котлады, анага да, балага да сәламәтлек теләде.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Перинаталь үзәктә акушер-табиблар белән очрашты. Сәламәтлек саклау, туган балалар санын арттыру һәм башка мәсьәләләр турында сүз барды.
Рөстәм Миңнеханов табибларның катлаулы һәм бик тә әһәмиятле профессия сайлауларны ассызыклады.
Аның сүзләренчә, элек авылларда балалар күбрәк туса, хәзер мегаполисларда күбрәк туа.
Ул шулай ук поликлиникаларны капиталь ремонтлау программасы турында һәм стационарларны капиталь ремонтлау буенча яңа программа турында сөйләде. Өч елда без бөтен станционарларны да төзекләндерергә телибез, диде ул.
Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин башлаган илкүләм проектларның демография үсешенә ярдәм итәргә юнәлдерелгәнен искәртте.
Шулай ук Татарстан Президенты хатын-кызларның тотрыклы социаль гарантияләргә ия булырга тиеш булуларын ассызыклады. "Хатын-кыз социаль яктан якланган булырга тиеш", - диде ул.