Татарстан Төзелеш министрлыгы алты илкүләм проектны гамәлгә ашыруда катнашачак

07.03.2020

2020 елда Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы алты илкүләм проектны гамәлгә ашыруда катнашачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.  

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

Фәрит Хәнифов билгеләп үткәнчә, алты илкүләм проектны финанслау күләме 13 млрд сумнан артык булачак, эшләр 125 объектта алып барылачак. «Демография» илкүләм проекты буенча 28 объектта 5 млрд 158 млн сумлык эшләр каралган. «Торак һәм шәһәр тирәлеге» программасы буенча – 66 объектта, гомуми финанслау күләме – 4 млрд 452 млн сум. «Экология» илкүләм проекты буенча эшләр 7 объектта 1 млрд 624 млн сумлык планлаштырылган. «Мәгариф» илкүләм проекты буенча – 8 объектта, 1 млрд 183 млн сумлык. «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча – 10 объектта, 1 млрд 90 млн сумлык. Бүгенгә проект эшләре алып барыла. «Мәдәният» илкүләм проекты буенча – эшләр 6 объектта 85 млн сумлык каралган.

Министр биеклектән егылып төшләрүгә бәйле бәхетсезлек очракларының ешаюына борчылуын белдерде. Казанда 5 мартта Ершов урамындагы торак йорт төзелешендә  «Казан фасады» ҖЧҖ хезмәткәрләреннән 3 кеше һәлак булган, тагын икесе бик каты имгәнгән. Татарстан Республикасы төзелеш министры 20 мартка кадәр хезмәтне саклау буенча профилактик чаралар уздырырга, законнар таләпләрен үтәүне тикшерергә кушты. Бигрәк тә механизмнар һәм башнялы краннар торышына аерым игътибар бирергә.

Торак төзелеше программалары буенча 6 мартка республикада 622 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган. Бу – планның 21%ы. Бер атнада динамика – 54,4 мең кв.метр.

2019 елның 22 мартына статистика органнарына 363 фатирлык 11 йорт буенча (мәйданы 20,5 мең кв.метр) хисап тапшырылган. Калган 119 объекттан 31 объект әзер диярлек, 51 объект – уртача әзерлектә, 37 объектта эшләр күп әле.

2020 елда күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 1 млн 317,2 мең кв. м мәйданда 177 күп фатирлы йортны эксплуатациягә кертү каралган. Бүгенгә 299,8 мең кв. м. мәйданда 42 йорт файдалануга тапшырылган, бу –  планның 23%ы. Бер атна эчендә 39,5 мең кв.метр мәйданда 4 күп фатирлы йорт файдалануга тапшырылган.

2020 елда индивидуаль торак төзелеше буенча 1 млн 388 мең кв. м мәйданда 10 мең 680 йорт төзү планлаштырыла. 6 мартка 302,2 мең кв. м мәйданда 2324 индивидуаль торак йорт файдалануга тапшырылган, бу – планның 21,8%ы. Бер атна эчендә динамика – 14,9 мең кв.метр.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.