Коронавирус пандемиясе чорында Татарстанда дача участоклары милекчеләре җыелышларын уздырмый торырга кирәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында онлайн брифингта Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.
Ул бакчаларга да бары тик үзеңнең гаилә әгъзалары белән генә барырга киңәш итте. “Бакча күршеләре белән дә күрешми торырга кирәк, аралашкан очракта да, битлек киеп кенә”, - диде.
Марина Патяшина, бакчага җәмәгать транспортында барырга туры килсә, битлек һәм пирчәткә кияргә, бакчага килгәч, кулларны антисептик белән эшкәртергә кирәклеген искәртте.
“Әгәр бакчада үзегезне авыр хис итә башлыйсыз икән, медицина ярдәменә мөрәҗәгать итәргә, табиб чакыртырга кирәк”, - диде ул.
Татарстанда теркәлгән коронавирус очракларының 20%ка якын өлешендә чир нинди юл белән йокканы билгеле түгел. “Иң борчыганы – 196 очракта чир ничек күчкәне билгесез, һәм бу күрсәткеч һаман арта бара”, - дип билгеләде Марина Патяшина.
Аның фикеренчә, бу изоляция режимын бозып, кибеткә, даруханәләргә һәм башка урыннарга чыгып йөрүчеләр белән бәйле. Ул вирус ничек күчкәнен белмәүгә кагылышлы очраклар арта баруын белдерде.
Бүген Татарстанда коронавирусның 1208 очрагы билгеле,164 кеше терелгән инде.
Коронавирус белән бәйле катгый изоляциядә булырга тиешле кешеләрнең машиналарын видеокамералар күзәтә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.
“Изоляция үтәргә тиешле 7 647 кешенең машиналарын Эчке эшләр министрлыгы видеокамералар ярдәмендә күзәтә. Әгәр камера мондый машинаны ачыкласа, хокук саклау органнары руль артында кем булганын ачыклау буенча эш уздыра”,- диде ул.
Барлыгы Татарстанда Covid-19 коронавирус инфекциясе сәбәпле 7,6 меңнән артык кеше изоляциядә яши, дип ачыклады Марина Патяшина.
Гомумән алганда, ике атналык карантинда 7 мең 647 кеше исәпләнә, алар арасында чит илдән кайткан 252 кеше, Covid-19 белән авырган һәм коронавируска шикле булган кешеләр белән контактта булган 1760 кеше. Изоляция режимын бозу белән бәйле җиде очрак ачыкланган.
Моннан тыш, Татарстанда коронавирус белән бәйле изоляциядә Россиянең башка төбәкләреннән килгән 5 мең 635 кеше исәпләнә.
20 апрельдән, кеше Россиянең нинди генә өлкәсеннән килсә дә, ике атналык изоляция чарасы гамәлгә кертелде.