Рөстәм Миңнеханов Арча районы басуларында язгы чәчү барышы белән танышты, яңа балалар бакчасы төзелешен карап чыкты

06.05.2020

Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча муниципаль районында эш сәфәрендә булды.

Килүгә үк Рөстәм Миңнеханов районның аграр комплексы активы вәкилләре белән очрашты.

Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев хәбәр иткәнчә, районда язгы кыр эшләре бара. Минераль ашламалар (29.04.20), 2020 ел уңышына дип көзге кертүләрне исәпкә алып,– 60,1 кг.д.в./га тупланган (уртача республика буенча – 59,4). Барлыгы 8 мең га чәчү чәчелгән (11%), шул исәптән язгы бөртеклеләр – 7,3 мең га. 

Орлыклар белән тәэмин ителеш 14,4 мең т (ягъни 103%) тәшкил итә.

Быел 5 трактор, 1 ашлык җыючы һәм 2 терлек азыгы җыючы комбайн һәм 15 берәмлек башка үзйөрешле һәм тагылма авыл хуҗалыгы техникасы алынган.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук махсуслаштырылган күргәзмәдә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре һәм эшкуарлар продукциясе белән танышты.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббров хәбәр иткәнчә, бүген республика буенча чәчүлек мәйданнары 40%ы чәчелгән. Ул шулай ук авыл хуҗалыгы техникасы әзерлеген һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең ягулык-майлау материаллар белән тәэмин ителешен югары бәяләде.  

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча районы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен язгы кыр эшләре өчен һәр кояшлы көнне мөмкин кадәр файдаланырга өндәде. Ул шулай ук катлаулы санитар-эпидемиологик вәзгыять һәм яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәш шартларында бер-берсенең сәламәтлегенә игътибарлы булырга, Роспотребнадзорның барлык тәкъдимнәрен җиренә җиткереп үтәргә өндәде.

Арча районында «Тукай юлы» проекты – мәдәни-сәфәр, экологик, җәяүле, велосипедта, атта маршрут тәкъдир ителде. Проект максаты – этник, авыл, җәяүле туризмы; яңа төр ял итү һәм сәламәт яшәү рәвеше; тарихи һәм мәдәни ядкярләрне саклау; татар телен саклап калу һәм популярлаштыру.

Наласа авылында Рөстәм Миңнеханов 40 урынлык яңа балалар бакчасы бинасы төзелешен карап чыкты. Объектны 2020 елның 1 сентябренә тапшырырга ниятлиләр.  

Наласа авылында тагын Татарстан Республикасы Президенты 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәйкәленә чәчәкләр салды.    


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.