Татарстан Президенты Саба районында яңа сөт комплексы эшчәнлеге белән танышты

06.05.2020

Саба муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Туктар авылында яңа роботлаштырылган сөт комплексы эшчәнлеге белән танышты. 

Агрофирмада 450 баштан артык мөгезле эре терлек асрыйлар, шул исәптән 210 баш сыер. Сөт саву тулысынча автоматлаштырылган. Көн саен 6,1 тоннадан артык сөт җитештерелә, уртача бер сыерга көненә 32,7 кг. 

Рөстәм Миңнехановка, терлек азыгын, комплекска кермичә генә, махсус схема буенча бирү турында сөйләделәр. Микроклиматны җайга салу өчен  вентиляция ситсемасы һәм автомат һава пәрдәләре урнаштырылган.   

Районның АСКын үстерү турында аграрийларның Татарстан Республикасы Президенты белән очрашуында сөйләделәр. Бүгенгә 1000 га мәйданнар чәчелгән, шул исәптән 800 га – язгы бөртеклеләр. Уҗымнарны ашландыру (7 мең га), күпьеллык үләннәрне тырмалау (15 мең. га), туңга һәм парга сөрү (28 мең га) эшләре тәмамланган. Басуларда 448 трактор, 182 чәчкеч һәм 13 чәчү комплексы һәм 155 культиватор эшли. 

Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен язгы кыр эшләре өчен һәр кояшлы көнне мөмкин кадәр файдаланырга өндәде. Ул шулай ук катлаулы санитар-эпидемиологик вәзгыять һәм яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәш шартларында бер-берсенең сәламәтлегенә игътибарлы булырга, Роспотребнадзорның барлык тәкъдимнәрен җиренә җиткереп үтәргә өндәде. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.