Татарстанда чикләү чараларын акрынлап бетерү буенча план проекты әзер

05.05.2020

Татарстанда чикләү чараларын акрынлап бетерү буенча план проекты әзер. Бу хакта онлайн брифингта Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

“Әлбәттә, Татарстанда чикләү чараларын акрынлап бетерү буенча план проекты бар. Без Россия Федерациясе Хөкүмәтеннән аерым күрсәтмәләр көтәбез”, - диде ул.

“Соңгы биш көндә инфекция йоктыруның үсеш темпы – 7,8%, һәм бүгенгә ул ниндидер дәрәҗәдә чикләү чараларын бетерергә мөмкинлек бирми. Әгәр атна дәвамында үсеш темпы 4-6%тан артмаса – бу безгә кайбер өлкәләрдә чикләүләрне киметергә мөмкинлек бирәчәк. Алар – кибетләр, парк һәм скверлар, хезмәт күрсәтүләр булырга мөмкин”, - дип аңлатты Марина Патяшина.

Ул шулай ук билгеләгәнчә, Татарстанда үзизоляцияне бетерү турындагы карарны 10-12 майда авыручылар санына карап кабул итәчәкләр.

 


“Татар-Информ” МА материалы