Рөстәм Миңнеханов Казанның йогышлы авырулар сырхауханәсенең икенче чиратын төзүне тикшерде

05.05.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның профессор А.Ф. Агафонов ис. йогышлы авырулар сырхауханәсенең икенче чиратын төзүне тикшерде.

Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, объектта хәзер 180ләп кеше эшли, эш ике сменада бара. Киләсе атнадан эш тәүлек әйләнәсендә башкарылачак.  

Сырхауханәнең яңа бинасы дүрт катлы булачак, моннан тыш, лаборатор корпус та һәм башкалар да корылачак.

Бина кабул итү-диагностика бүлегеннән, 10 кабул итү-кару боксыннан, КТ, УЗИ кабинетларыннан, рентген-диагностика бүлмәсеннән торачак, шул исәптән реанимация, операция заллары да булачак. Гомуми мәйданы 15 мең кв м.

Яңа бина 234 ятаккка билгеләнгән, кирәк булса, 504 урынга кадәр зурайтырга мөмкин булачак.

Рөстәм Миңнехановка шулай ук хәбәр ителгәнчә, төзелүче блок – универсаль, монда балаларга да, өлкәннәргә дә хезмәт күрсәтү мөмкин булачак.  Объектны тапшыру срогы – 15 август.

Сырхауханә төзелешен карап йөрүдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, Казан мэры Илсур Метши да катнашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.