Казан оптика-механика заводында Рөстәм Миңнехановка коронавирус инфекциясенә каршы көрәш өчен яңа җылылык визоры тәкъдир иттеләр

07.05.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан оптика-механика заводында булды. 

Хәзерге санитар-эпидемиологик вәзгыятьтә «КОМЗ» АҖ, барлык санитар таләпләрне үтәп, чикләүләр режимында эшли.

Предприятиедә көн саен эш бүлмәләрен дезинфекциялиләр, эшкә керешер алдыннан барлык хезмәткәрләрнең дә тән температурасын үлчиләр; завод буйлап йөрегәндә барлык хезмәткәрләр дә имин дистанция сакларга тиеш һәм эш урыннарын имин аралыкларга күчергәннәр. Эшкә барлык составның 50%ы җәлеп ителгән – якынча 800ләп кеше.

«КОМЗ» АҖ генераль директоры Вадим Максимов бүгенгә чыгарылучы продукция турында сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов оптика җитештерүен карап чыкты.

Татарстан Президентына коронавирус инфекциясенә каршы көрәш өчен предприятиедә җитештерергә планлаштырылучы яңа җылылык визоры тәкъдир иттеләр.

Топографик комплекс бинадагы барлык кешеләрнең температурасын ерактан торып үлчи. Берьюлы 30 кеше темепратурасын билгели ала. Җайланманың өстенлеге – теләсә нинди һава шартларында, урмада да эшли ала. Эшләүчесе –  «Александр» фәнни-җитештерү берләшмәсе.

Хәзерге вакытта «КОМЗ» АҖ – Россиядә серияле рәвештә күзәтү техникасын бердәнбер җитештерүче.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.