Алексей Песошин “Мин күкне сайлыйм!” бәйрәмендә: Бу бәйрәмнең төп максатларының берсе – авиацияне популярлаштыру

25.07.2020

Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин “Мин күкне сайлыйм!” бәйрәмендә катнашты.

Бәйрәм гадәттәгечә “Казан” Гаилә үзәге янында, сигезенче тапкыр узды.

Алексей Песошин  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән “Мин күкне сайлыйм!” сигезенче авиация бәйрәменә килүчеләрне сәламләде.

“Республика халкы һәм авиация сәнәгате хезмәткәрләре өчен бу бәйрәмне уздыру күркәм гадәткә әйләнеп бара.  Бүгенге бәйрәмнең төп максатларының берсе – ул авиацияне популярлаштыру”, - диде ТР Премьер-министры.

Алексей Песошин сүзләренчә, “Мин күкне сайлыйм!” бәйрәме профессиональ юнәлештә һәм беренче чиратта яшьләр өчен оештырыла.

ТР Премьер-министры авиация тармагында эшләүчеләрнең барысын да бәйрәм белән котлады, бәйрәм чарасын оештыручыларга рәхмәт белдерде, шулай ук кунакларга матур гаилә ялы теләде.

Алексей Песошин Татарстанның авиация предприятиеләре вәкилләренә бүләкләр тапшырды.

С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы – “Туполев” ГАҖ филиалы директоры Николай Савицких “Фидакарь хезмәте өчен” медален алды. “Казан вертолет заводы” ГАҖ участогы өлкән мастеры Зиннур Гобәйдуллинга “Татарстанның атказанган машина төзүчесе” дигән мактаулы исем бирелде, “Казан моторлар төзү берләшмәсе” АҖ участогы мастеры Виктор Барнаевка Татарстан Президенты Рәхмәт хаты тапшырылды.

ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә пилотаж төркеме күктә “ТАССРга 100 ел” дип язды.

Бәйрәмдә РФ Оборона министрлыгына, РФ ДОССАФның ТР Үзәк аэроклубына һәм Казан вертолет заводына караган самолетлар һәм вертолетлар катнашты.

Шулай ук бәйрәмдә атаклы “Стрижи” төркеме чыгыш ясады.

 

 

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.