Рөстәм Миңнеханов: Корбан бәйрәменең Роспотребнадзор таләпләрен исәпкә алып үткәрелүе зарури

25.07.2020

Бүген Татарстан Республикасында 5404 кеше авырый. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы, Татарстан Республикасы буенча Баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

«Бу атнада без яңа коронавирус инфекциясе белән авыруның 218 очрагын теркәдек, бу узган атна дәрәҗәсендә диярлек. Хәзер авыручыларның гомуми саны 5404 кеше тәшкил итә. Авыруның яңа очраклары арту темпы асылда үзгәрми һәм 0,6% дәрәҗәсендә саклана", - дип аңлатты Марина Патяшина.

Регионнарның гомумроссия рейтингында Татарстан авыручылар саны буенча 79 нчы урында (Идел буе федераль округы төбәкләре арасында – 13 нче урын).

«Җәй җитү белән безнең халык туганнарына, туризм максатыннан, башка регионнарга актив кунакка йөри башлады, һәм, кызганычка каршы, ялда профилактика чаралары турында беркем дә уйламый. Һәм нәтиҗә буларак, бер атнада мондый сәяхәтчеләрнең 11 яңа очрагын күрәбез. Коллегаларыма мөрәҗәгать итәм - республикадан читтә ял итәргә җыенучы затлар белән коронавирус йогышын профилактикалау чаралары турында аңлату эшен активлаштырырга кирәк», - диде Марина Патяшина.

Хезмәт коллективларында авыру очраклары да кимеми. Бер атнда 10 хезмәт коллективында 33 очрак теркәлгән.

«Хезмәт коллективларында профилактик чараларны катгый үтәүгә игътибар итәм», - дип белдерде Марина Патяшина.

Эш бирүчеләргә өстәмә чикләү чаралары турында 1471 карар тапшырылды.

Административ чаралар турында сөйләгәндә, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы түбәндәгеләрне хәбәр итте: үзизоляцияләү режимын бозган өчен 569 беркетмә, мәҗбүри таләпләрне бозган өчен – 255, изоляция режимын бозган өчен - 66, эшчәнлекне административ туктатып тору өчен 25 беркетмә төзелгән.

Бу атнада 1264 күрсәтмә бирелгән, 875 объект тикшерелгән, 35ендә (4%) мәҗбүри таләпләрне үтәмәү ачыкланган.

15 июльдән җәмәгать туклануы предприятиеләре эшен яңадан башлап җибәрделәр. Атна эчендә 630 күрсәтмә бирелде, 170 объект тикшерелде. Әлегә барлык җәмәгать туклануы предприятиеләре дә Роспотребнадзор таләпләрен төгәл үти, дип белдерде Марина Патяшина.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов киңәшмә барышында хәбәр иткәнчә, 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен яңа коронавирус йогышы белән бәйле чикләүләр 9 августка кадәр озайтылган.

Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, «Халык контроле» системасына медицина хезмәтләре күрсәтелмәү яки тулысынча үтәлмәү, планлы медицина ярдәме күрсәтү буенча шикаятьләр күп килә. Планлы медицина ярдәме күрсәтүне узган елдан да ким булмаган дәрәҗәдә торгызырга кирәк, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул хәзерге шартларда медикларның эше болай да күп икәнен, ләкин шул ук вакытта гражданнарга планлы медицина ярдәмен яңадан торгызырга кирәк, дип искәртте. "Планлы медицина ярдәме штат режимында булырга тиеш", - дип белдерде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук 31 июльдә Корбан бәйрәме булачагын искәртте, һәм төбәктә бәйрәм Роспотребнадзорның барлык киңәшләрен һәм агымдагы санитар-эпидемиологик ситуацияне исәпкә алып үткәрелергә тиеш. «Безнең гражданнарның иминлеге мәсьәләләре беренче урында булырга тиеш. - диде Рөстәм Миңнеханов. - Моның контроль-күзәтчелек органнары ярдәме белән түгел, ә нәкъ менә кешеләрнең аңы белән ирешелүе аеруча мөһим. Гражданнар үзләре барлык таләпләрне һәм куркынычсызлык чараларын үтәүгә җаваплы карасыннар, ә иң мөһиме – үз сәламәтлекләренә".


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина