Рөстәм Миңнеханов Татарстан табибларына яңа ашыгыч ярдәм автомобильләре ачкычларын тапшырды

24.07.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау учреждениеләре җитәкчеләренә яңа ашыгыч медицина ярдәме автомобильләре ачкычларын тапшырды. Тантана ЮХИДИнең республика идарәсе бинасы каршында узды.  

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада сәламәтлек саклау учреждениеләренең матди-техник базасын ныгыту буенча даими эш алып барыла. «Иң мөһиме – кешегә медицина ярдәме үз вакытында күрсәтелергә тиеш, ә моның өчен заманча санитар машиналар кирәк. 2 ел эчендә республика бюджеты исәбеннән медицина учреждениеләренә 291 ашыгыч ярдәм автомобиле тапшырылды. Шуның белән бергә без федераль ярдәм дә алабыз: сырхауханәләргә 29 автомобиль, 17 берәмлек техника бирелде. Бу ашыгыч медицина ярдәме системасының дәрәҗәсен күрсәтә», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, соңгы 4 айда республика сәламәтлек саклау системасы җитди сынау уза. «Медицина учреждениеләре җитәкчеләренә һәм сезнең коллективларга эшегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Әмма бүген Covid-19 белән көрәш бара, һәм дә планлы хезмәт күрсәтүләрне дә торгызырга кирәк. Бу, әлбәттә сезгә бик зур йөкләнеш тудыра», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстан табиблары 54 яңа ашыгыч ярдәм машинасы алдылар.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев