Татарстанда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыюга керештеләр: беренче 30 мең гектар җыеп алынды

25.07.2020

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы кырларында урып-җыю эшләренең барышы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, 1,8 млн. гектардан артык мәйданда барлык урып-җыю эшләрен башкарасы бар, шул исәптән 1 млн 550 мең га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культураларны да җыярга.

Республикада 25 район бөртекле һәм кузаклы культуралар җыюга кереште. Беренче 30 мең га мәйданда 120 мең тонна ашлык җыелган, уртача уңдырышлылык - 40 ц / га.

Азык катнашмаларыннан һәм күпьеллык үләннәрнең икенче катыннан азык әзерләү дәвам итә. Сенаж 2,8 млн.тонна әзерләнгән, 455 мең тонна печән, шартлы терлек башына исәпләгәндә 20,4 ц азык берәмлеге – ихтыяҗның 68%.

Министр сүзләренчә, урып-җыю кампаниясен вакытында уздыру өчен барлык шартлар да бар. 3,5 мең ашлык җыю комбайны җәлеп ителәчәк, шул исәптән 2 меңгә якын югары җитештерүчән комбайннар; 1200 чапкычлар; 4200 йөк машинасы.

Ашлык җыю комбайннарының күбесе югары җитештерүчәнлеккә ия, шул исәптән комбайннар паркының өчтән бер өлешен тәшкил итә торган чит ил машиналары.

Марат Җәббаров комбайннар паркы тузган, 64% ы амортизация срогыннан читтә эксплуатацияләнә, дип ачыклык кертте. Шул ук вакытта комбайн паркы ел саен 2-3% ка гына яңартыла (норматив 10-12% урынына).

Моннан тыш, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре республиканың һәм башка төбәкләрнең механикалаштырылган отрядларыннан 200 дән артык берәмлекне җәлеп итәләр.

"Өстәмә йөк машиналарын һәм комбайннарны җәлеп итү буенча алдан ук эшләргә, килешүләрне вакытында төзергә кирәк. Республикада бөртеклеләрне җыю буенча 18 мехотряд хезмәт күрсәтә", - диде ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы.

Актаныш, Әтнә, Арча, Балтач, Чүпрәле, Зәй, Нурлат, Саба, Сарман, Тукай районнарында ашлык җыю комплексын сыйфатлы итеп әзерләгәннәр.

Шулай ук техниканы иң яхшы әзерләгән өчен Әлмәт һәм Лениногорск районнарында район башлыклары призлары да тапшырылды. Моннан тыш, Югары Ослан, Кама Тамагы һәм кайбер районнарда конкурс вакытында чәчү кампаниясе нәтиҗәләре буенча механизаторларны хөрмәтләделәр.

"Хуҗалык җитәкчеләреннән урып-җыю эшләренә актив керешүегезне, дымлылыкны көтмичә, шулай ук икмәк кабул итү предприятиеләре һәм элеваторлар хезмәтеннән файдалануыгызны сорыйм. Алар яңа уңышны кабул итәргә әзер», - диде министр.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина