Фәрит Мөхәммәтшин Казан Кремлендә дәүләт бүләкләре тапшырды

28.07.2020

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дәүләт бүләкләре тапшырды.

Тантаналы чара Казан Кремлендә узды.

“Сез – куп буыннар өчен үрнәк. Бүгенге катлаулы шартларда хезмәт итүчеләрнең барысы өчен дә үрнәк сез. Без, татарстанлылар, үзебезне һәм якыннарыбызны ничек сакларга икәнен үрнәк күрсәтергә һәм Татарстан һәм Россия даны өчен хезмәт итүне дәвам итәргә тиеш”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Барлыгы 36 кеше бүләкләнде – артистлар, инженерлар, рәссамнар, химиклар һәм башка һөнәр ияләре.

“Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе” дигән исемне “Дәүләт экспертизасы төп идарәсе” федераль автоном учреждениесе Казан филиалының план-килешү бүлегенең элекке башлыгы Клара Махпирова алды.

“Татарстан Республикасының атказанган артисты” дигән мактаулы исем “Нур” Уфа дәүләт татар театры артисты Миңнинур Сәетова-Гыйззәтуллинага бирелде. Ф.Мөхәммәтшин театр коллективының талантын һәм нәтиҗәле эшләвен билгеләп үтте.

Дәүләт бүләкләрен тапшыру алдыннан ТР Дәүләт Советы рәисе республиканың уңышлары һәм бурычлары турында искә алды.

Авырлыкларга карамастан, Татарстан үзенең алга куелган бурычларын, илкүләм һәм республика проектларын үтәүне дәвам итә, дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.