“Татнефть” ГАҖ һәм “Аллюр” компаниясе арасында Килешү һәм юл картасы имзаланды

28.07.2020

Бүген Түбән Кама шәһәрендә “Татнефть” ГАҖ һәм “Аллюр” компаниясе арасында инвестиция проектын гамәлгә кертү буенча Килешү һәм юл картасы имзаланды.

Имзалау тантанасында  ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм Казахстан Премьер-министры урынбасары Роман Скляр катнашты.

Проектта Казахстанда уртак предприятие булдыру һәм җиңел машиналар, җиңел йөк машиналары һәм йөк ташу машиналары өчен шиннар эшләп чыгару буенча завод төзү карала.

Документка “Татнефть” ГАҖ генераль директоры Наил Маганов һәм “Аллюр” компаниясе Директорлар советы рәисе Андрей Лаврентьев имза куйды.

Алексей Песошин белдергәнчә, яңа завод Казахстан базарының заманча шин продукциясенә булган ихтыяҗын тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Роман Скляр хезмәттәшлек өчен рәхмәт һәм проектның уңышлы булачагына ышаныч белдерде.

Алексей Песошин, Роман Скляр һәм Казахстан делегациясенең башка әгъзалары “Түбәнкамашин” предприятиесе цехларында булдылар, эләп чыгарыла торган продукция һәм предприятиенең үсеш планнары белән таныштылар.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.