Рөстәм Миңнеханов Татарстан Көннәрендә катнашу өчен Мәскәүгә килде

18.08.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Мәскәүдә. Төп максаты-Мәскәүдә Татарстан Көннәре кысаларында уздырылган чараларда катнашу.

Килүгә Рөстәм Миңнеханов Химки зиратына юнәлде, анда совет разведчиклары Исхак Әхмәровка һәм аның хатыны Хелен Лоурига һәйкәл ачу тантанасында катнашты.
Ул, аерым алганда, ватандашыбыз Исхак Әхмәровның Бөек Ватан сугышында җиңүгә зур өлеш кертүен, аның казанышлары дәүләт бүләкләре белән билгеләп үтелүен искәртте.
Рөстәм Миңнеханов Мәскәү хөкүмәтенә һәм совет разведчикларына һәйкәл кую проектын гамәлгә ашыруда катнашканнарга рәхмәт белдерде.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов программасында - Третьяков галереясе һәм Татарстанның сынлы сәнгать музее коллекциясеннән авангардчылар эшләре күргәзмәсен ачу тантанасында катнашу. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.