Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мамадыш районында булды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белән бергә Рөстәм Миңнеханов урып-җыю эшләренең барышын район кырлары өстеннән очып узып күзәтте. Шәмәк авылы янындагы кырда Татарстан Республикасы Президенты Мамадыш муниципаль районының авыл хуҗалыгы оешмалары, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.
Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов урып-җыю эшләре тулы куәтт алып барылуын хәбәр итте. Бүгенге көнгә бөртеклеләрнең 40% ы җыелган (районда барлыгы - 37 мең га), уртача уңдырышлылык 43,5 ц/га тәшкил итә, 62 мең тонна ашлык суктырылган. Басуларда урып - җыю чорында ике сменада эш оештырылган.
Терлекчелек өлкәсе турында сөйләгәндә, Анатолий Иванов районда 182 тонна сөт савыла, ягъни бер сыерга 28 кг. Авыл хуҗалыгы продукциясен сатуда узган ел дәрәҗәсенә карата үсеш тенденциясе күзәтелә. Азык да җитәрлек күләмдә әзерләнгән.
Мамадыш районында көзге чәчү эшләре башланды, барлыгы 15 мең га көзге чәчү планлаштырыла.
Рөстәм Миңнеханов районга эш сәфәре кысаларында шулай ук Түбән Тәкәнеш авылында «Продпрограмма» АПК көче белән реконструкцияләнгән шәхси спорт комплексында булды. Инвестор акчасына биш ай эчендә анда спорт комплексын урнаштыру өчен бина ремонтланган. Универсаль спорт комплексында мини-футбол өчен зур зал, көрәш залы, тренажер залы, теннис залы бар.