Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруның барышын аерым контрольгә алырга кирәк

15.08.2020

Татарстан Республикасында «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруның барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Хәзерге вакытта 536 объектта төзелеш һәм төзекләндерү эшләре бара. 255 объектта юл төзү эшләре тәмамланган. Программа буенча әлеге эшләрне башкаруның уртача проценты 52,6% тәшкил итә.

Наталия Фишман-Бекмамбетова «Безнең ишегалды»программасы кысаларында юл эшләрен үтәү буенча районнар рейтингы күрсәткечләрен җиткерде. Казанда эшләр башкару проценты – 72,9%, Яшел Үзән районында – 71,6%, Чистай районында – 68,9%, Балтачта – 63,1%, Аксубайда – 62,8%, Түбән Камада-59,6% тәшкил итә. Шул ук вакытта Саба (19,7% үтәлеш), Лениногорск (19,1%), Кайбыч (18,3%), шулай ук Мамадыш, Әтнә, Әгерҗе районнары "кызыл зонада" булып чыккан.

Гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләр белән актив эш алып барыла, алар ишегалларында башкарылган эшләрдә ачыкланган җитешсезлекләрне бетерүгә юнәлдерелгән. Узган атнада гражданнардан 551 мөрәҗәгать кабул ителде. Гомумән алганда, «кайнар линия» эшли башлаганнан бирле, сайт һәм башка коммуникацияләр каналларында яшәүчеләр белән 11600 мөрәҗәгать кабул ителгән.

Наталия Фишман-Бекмамбетова мөрәҗәгатьләрне эшкәртү темпы югары булган районнарны атады. Азнакай районында алынган җаваптан канәгать калган гражданнар проценты 75,6% тәшкил итте, Алексеевск районында – 75%, Буа районында – 72%, Әлмәт районында – 69%, Алабуга районында – 65%, Казанда – 63%.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Безнең ишегалды»программасын гамәлгә ашыруның барышын аерым контрольгә алырга йөкләде. Ул искәрткәнчә, катлаулы икътисади вәзгыятькә карамастан, программаны финанслау сакланган, бу максатларга шактый акча бүлеп бирелгән. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, ишегалды территорияләрен сыйфатлы итеп төзекләндерергә кирәк.

Халык әлеге программага игътибар белән карый, халык белән аралаша белергә кирәк - бу иң катлаулы бурычларның берсе, диде Рөстәм Миңнеханов, эшләрнең сыйфатсыз башкарылуына юл куярга кирәкми, барлык җитешсезлекләрне кыска вакыт эчендә бетерергә кирәк.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.