Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Минзәлә районында булды

17.08.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Минзәлә муниципаль районында булды. Анда Татарстан Республикасы Президенты кыр эшләренең барышы һәм республика программаларын гамәлгә ашыру белән танышты.

Минзәлә районы урып-җыю эшләренең уртасына якынлаша, бүгенгә планлаштырылган территориянең 45% җыелган. Бу хакта Татарстан Президентына аграрчылар белән очрашуда хәбәр иттеләр. Игенчеләр бер гектардан 47,6 центнер ашлык җыя. Югары уңыш алу нәтиҗәсендә бүгенге көнгә 100 мең тоннадан артык ашлык суктырылган.

Рөстәм Миңнеханов урып-җыю кампаниясендә катнашучыларның барысына да уңышлы эш теләде һәм һәр матур көнне максималь рәвештә кулланырга өндәде.

Аннары ТР Президенты Минзәлә елгасы яр буен төзекләндерү белән танышты. Искәртик, 2018 елда Минзәлә кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохитен булдыру буенча иң яхшы проектлар Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрнең берсе булды. Грант акчасына һәм республика ярдәме белән яр буе, пляж һәм дамба төзекләндерелде, сәнәгать архитектурасы һәйкәле - Екатерина күпере төзекләндерелде. Проектны гамәлгә ашыру кысаларында шулай ук пляж зонасы һәм балалар өчен мәйданчыклар төзекләндерелде, иҗтимагый зонаны тәртипкә китерделәр.

Минзәләдә реконструкцияләнгән тагын бер иҗтимагый киңлек - Муса Җәлил исемендәге парк. Рөстәм Миңнехановка элек паркның «Комсомольск бакчасы» дип атауы турында сөйләделәр. Аны 1935 елда ук салганнар, биредә җәйге кинотеатр һәм бию мәйданчыгы урнашкан. Совет чорында парк яшьләрнең яраткан ял итү урыны булган. Аннан соң парк элеккеге матурлыгын югалткан: кинотеатр ябылган, бию мәйданчыгы да юкка чыккан, тротуар юллары гына калган.

Реконструкция барышында минзәләлеләрнең яраткан ял итү урыннарының берсенә яңа сулыш өрелде. Парк территориясендә яңа фонтан ачылды, төрле мәдәни чаралар үткәрү өчен сәхнә төзелде, балалар өчен уен мәйданчыгы булдырылды. Бөтен композициянең төп үзәге булып ярминкә мәйданы булды. Кышын биредә яңа ел чыршысын урнаштыру күздә тотыла.

Рөстәм Миңнеханов яңартылган паркны карап чыкты, халык белән аралашты һәм объектны реконструкцияләү турындагы фикерләре белән кызыксынды.

Аннары ТР Президенты шәһәрнең социаль объектларын капиталь ремонтлау нәтиҗәләре белән танышты. Район үзәк хастаханәсендә төп ремонт эшләре башкарылган. Планда - яңа балалар поликлиникасын төзү.

2019 елда республика программасы кысаларында район мәдәният сараена капиталь ремонт ясалган. Төзелеш эшләрен башкарудан тыш, учреждение яңа җиһазлар һәм музыка аппаратурасы белән комплектланган, тамашачылар залында мебель һәм кәнәфиләр яңартылган.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.