Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Александров бакчасында Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салды.
Чара Мәскәүдә Татарстан Көннәре кысаларында узды. Мемориаль архитектура комплексы 1967 елда төзелгән. 1967 елдан бирле монумент янында 1 нче номерлы пост урнашкан.
Чәчәкләр салу чарасында Татарстанның Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге, Мәскәү татарлары җәмәгатьчелеге вәкилләре, ветераннар катнашты.
Россия Федерациясе Гимны Яңгырады.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Манеж мәйданында Маршал Жуков һәйкәленә чәчәкләр салды.