Татарстан Президенты: Зәй районы күп юнәлешләр буенча үрнәк булып тора

17.08.2020

Зәй районы күп юнәлешләр буенча үрнәк булып тора. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зәй шәһәренә эш сәфәре вакытында хәбәр итте.  

Эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты «Безнең ишегалды» программасы буенча ремонтланган ишегалларының берсендә булды. Ишегалды Төзүчеләр һәм Октябрь урмамнарындагы ике күп фатирлы йорт өчен уртак.

Рөстәм Миңнеханов яңарган ишегалдын карап чыкты, шундагы кешеләр белән аралашты. Зәйлеләр Татарстан Республикасы Президентына «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашырган өчен рәхмәт әйттеләр. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ишегаллары проектларын эшләгәндә җирле халыкның катнашуы – программаны гамәлгә ашыруның төп принцибы. 

5 ел эчендә Зәй районында 175 ишегалдын ремонтлау каралган, быел– 45ен. Эшләр «Татнефть» ГАҖ акчалары исәбенә башкарыла.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Чыбыклы авылы янындагы «Зәй шикәр» агрофирмасы басуында авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән очрашты. Татарстан Президентына урып-җыю кампаниясе барышы турында сөйләделәр. Быел урып-җыю мәйданнары 37,3 мең га тәшкил итә. Бүгенгә пландагы 52%  – 19,4 мең га җыеп алынган. Уртача уңыш (63 ц/га) буенча Зәй районы республикада алдынгы урында бара.

Рөстәм Миңнеханов район җитәкчелегенә яңа уку елына әзерлеккә игътибар бирергә кушты: мәктәп балаларын кайнар ашлар белән тәэмин итү, «Мәктәпкә җыенырга булыш» гамәлен уздыру һәм мәгариф оешмаларында санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү. «Мәктәпләрне классик стильдә ачачакбыз. Балаларга да, педагогларга да видеоэлемтә аша укыту алып бару катлаулы к», - дип белдерде ТР Президенты. 

Очрашуда Рөстәм Миңнехановка Зәй ГРЭСын модернизацияләү мәсьәләсенә игътибар биргәне өчен рәхмәт сүзләре әйттеләр. «Бу – республикабыз өчен бик мөһим проект», - диде Татарстан Республикасы Президенты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.