Балык Бистәсе районында Рөстәм Миңнеханов «сатучысыз кибеттә» ипи сатып алды һәм мараллар һәм тимгелле боланнар үрчетү фермасында булды

14.08.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чыршылы Елга авылында «сатучысыз кибет» проекты белән танышты.   

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов бүген Балык Бистәсе муниципаль районына эш сәфәре кылды. Ул урып-җыю барышы белән танышты, районның хуҗалыклары җитәкчеләре, инвесторлар һәм җирлекләр башлыклары белән очрашты.  

Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Илдар Таҗетдинов районда урып-җыю 28 августка тәмамланыр дип белдерде. Рөстәм Миңнеханов сорауларына җавап биреп, ул районда сөт җитештерүдә, терлекләрнең баш санын арттыруда кирәкле адымнар ясалачагы турында әйтте.

Моннан тыш, Татарстан Президенты искәрткәнчә, Балык Бистәсе районының БДИ буенча күрсәткечләре югары түгел икән, ул мәгариф өлкәсенә аерым игътибар бирергә кушты.  

Шомбыт авылы җирлегендә (Чыршылы Елга авылында) Рөстәм Миңнеханов «сатучысыз кибет»тә булды. Бу – шул шәкелдә эшләүче беренче авыл кибете. Балык Бистәсе районы бу проектны сынау мәйданчыгы итеп алынган. Тагын монда шундый 6 кибет ачылырга тиеш. 

Бүген бу кибеттә Рөстәм Миңнеханов ипи сатып алды.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов «КФХ Дикая ферма» ҖЧҖдә булды. Монда 2014 елдан бирле «Дикая ферма» эко-туризм паркы реализацияләнә. Проектның максаты – кыргый табигатьне саклап калу һәм район территориясендә туризмны үстерү. Мараллар һәм тимгелле боланнар Татарстанга Тау Алтаеннан китерелгән. 2017 елда 15 баш болан һәм марал үз иркенә җибәрелгән.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты катнашында тагын 20 марал һәм болан табигать кочагына җибәрелде.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Балык Бистәсе районы үзенең уникаль табигать ресурслары белән туристларны җәлеп итә ала. Ул искәрткәнчә, район «Ял көннәрендә 1001 хозурлык» туризм программасына керә.

«Экотуризмга ихтыяҗ бар, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бөтен гаилә белән ял итү өчен, республикабызның матурлыгы һәм табигать киңлеге белән танышу өчен яхшы мөмкинлек».


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.