Яңалыклар

15.04.2021

Бүген Россия Президенты Владимир Путин Дәүләт Советы Президиумы һәм «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» автоном коммерциячел булмаган оешманың видеоконференция режимында уртак утырышын уздырды. Утырыш социаль мәсьәләләргә багышланды.

Утырышта видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

15.04.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кения, Уганда һәм Зимбабве илчелекләре делегациясе вәкилләре белән очрашты. 

Очрашу Казан Кремленең Губернаторлар Сараенда – Татарстан Президенты резиденциясендә узды.

Искәртик, Кениянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Бенсон Генри Оума Огуту, Уганданың Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Джонсон Агара Олва, Зимбабвеның Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Майк Николас Санго Казанга танышу визиты белән килде (2021 елның 12-16 апреле). Визит кысаларында илчелекләр делегациясе әгъзалары берничә очрашу һәм сөйләшүләр уздырды, сәнәгать мәйданчыкларын һәм производстволарын карадылар, Татарстан Республикасының икътисадый һәм сәнәгать потенциалы белән таныштылар.

14.04.2021

Бүген Сарай шәһәренә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Босния һәм Герцеговина Президиумы әгъзалары Милорад Додик, Шефик Джаферович һәм Желько Комшич белән очрашты.

14.04.2021

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россельхозбанк идарәсе рәисе урынбасары Денис Константинов белән очрашты.

 

14.04.2021

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ТР Министрлар Кабинеты утырышын уздырды. Утырышта ТР дәүләт хакимияте башкарма органнары тарафыннан дәүләт йөкләмәләренең үтәлеше нәтиҗәләре турында мәсьәләләр каралды.

Утырыш Татарстан Хөкүмәте йортында узды. Анда ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

14.04.2021

Татарстан белән Босния һәм Герцеговина арасындагы хезмәттәшлек зур потенциалга ия, аны тулысынча файдаланырга һәм партнерлыкны киңәйтү өчен яңа перспектив юнәлешләр эзләргә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан һәм Босния һәм Герцеговина эшлекле даирәләре катнашында узган түгәрәк өстәл барышында хәбәр итте.

14.04.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәүдә һәм икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Босния һәм Герцеговина хөкүмәтара комиссиясе рәистәше, Босния һәм Герцеговинаның Тышкы сәүдә һәм икътисадый мөнәсәбәтләр министры Сташа Кошарац белән очрашты. Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Сарай шәһәренә килде.

14.04.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Босния һәм Герцеговинага эш сәфәре кысаларында Гази Хөсрев-бәк мәчетендә булды, анда ул Сараево имамы һәм мәчетнең баш имамы Менсур Малкич белән очрашты. Очрашуда аны Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин озата йөрде.

13.04.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Босния һәм Герцеговинага эш сәфәренә килде.

13.04.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия субъектлары башкарма хакимияте органнары эшчәнлеген җайга салу һәм аларның нәтиҗәлелеген бәяләү буенча РФ Дәүләт Советы комиссиясе утырышында катнашты.

Комиссия утырышы Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко җитәкчелегендә узды.

Битләр: << 621 622 623 624 625 626 627 628 629 ( 630 ) >>