Татарстан Премьер-министры Россельхозбанк идарәсе рәисе урынбасары белән очрашты

14.04.2021

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россельхозбанк идарәсе рәисе урынбасары Денис Константинов белән очрашты.

Очрашу кысаларында республиканың агросәнәгать комплексын үстерү, шул исәптән авыл хуҗалыгы проектларын финанслау һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә ярдәм турында фикер алыштылар.

Очрашу Татарстан Хөкүмәте йортында узды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин катнашты.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.