Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Изге Гурий исемендәге православие гимназиясенең мәктәпкәчә белем бирү Рухи-агарту үзәгендә булды.
Татарстан Республикасында 12,5 кеше яңа коронавирус инфекциясеннән вакцина ясата ала.
Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында брифингта сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында рокуратура хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре һәм ведомство бүләкләре тапшырылды.
Чара Россия прокуратурасы төзелүгә 299 ел һәм Россия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре көнен бәйрәм итүгә багышланган.
Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков катнашты.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
12 гыйнвар - Россия Федерациясе Прокуратура хезмәткәрләре көне.
Татарстанда 1-9 гыйнварда коронавирус инфекциясенең 808 очрагы теркәлгән. Үсеш темпы 0,7% тәшкил итә.
Яңа коронавирус инфекциясе белән авыручыларның гомуми саны 14092 кеше.
Бу мәгълүматларны ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина җиткерде.
Киңәшмәне барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Татарстан Республикасында күп фатирлы 198 йорт төзелә, бу – 2 млн кв. метр инвестицион торак. Шул ук вакытта, әлеге күләмнең төп өлеше (59%) эскроу-счетлар кулланып сафка бастырыла.
Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Раштуа бәйрәме уңаеннан котлавы.
Хөрмәтле ватандашлар!
Сезне чын күңелдән Яңа ел белән котлыйм!
Бу бәйрәм тылсым, могҗиза көтү, якты өметләр һәм киләчәккә ышаныч белән тулы. Без гадәттәгечә теләкләр телибез һәм нәтиҗәләр ясыйбыз.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген 5 яшьлек Шәүкәт Миңлебаевның яңа ел хыялын тормышка ашырды.
Яңа ел бәйрәмнәрен уздыруга әзерлек турында бүген Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллин ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта сөйләде.
Брифинг республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.