Яңалыклар

23.04.2021

Бүген алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының 21 нче утырышында 2020 елда ТР башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге турында отчет каралды.

Утырышны ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды.

Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

23.04.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 21 нче утырышында катнашты.

Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.

Президиум карары нигезендә, егерме беренче утырышның көн тәртибенә 19 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән 9 республика законы проекты, 3 федераль закон проекты һәм  РФ субъектларының 3 закон чыгару инициативасы.

23.04.2021

Бүген ТР Фәннәр академиясендә “Габдулла Тукай XX–XXI гасырлар мәдәни киңлегендә” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция уза, ул шагыйрь, татар әдәбияты классигы Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган.

23.04.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Росприроднадзор) дәүләт хезмәте һәм кадрлар идарәсе башлыгы Тимур Ахунҗанов белән очрашты.

Тимур Ахунҗанов Президентка Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсенең яңа җитәкчесен тәкъдим итте. Ул  –ТР экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары – республиканың әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге элеккеге Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров.

22.04.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе кадрлар резервын үстерү программасында катнашучылар белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

22.04.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда берничә объект төзелеше барышы белән танышты. Шулай итеп, ул озак төзелүчеләрнең берсе – Достоевский ур., 57 адресы буенча күп фатирлы торак йорт төзелешен тикшерде.

22.04.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлек вәкилләрен Җирле үзидарә көне белән котлады. Бүген «Корстон» КСККда (Казан) Россия Федерациясендә җирле үзидарә көненә багышланган чара узды.

Тантанада чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов кичә, 21 апрельдә, илдә традицион рәвештә җирле үзидарә көне билгеләп үтелүен искә төшерде. Кичә шулай ук Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин юлламасы яңгырады, ул якын киләчәккә ил үсешенең мөһим юнәлешләрен билгеләде, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

22.04.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Магадан өлкәсе Губернаторы Сергей Носов белән очрашты. Очрашу «Казан-Экспо»да Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм экология буенча Татарстан халыкара форумы кысаларында узды.

 

22.04.2021

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә 2020 ел йомгаклары һәм 2021 елга бурычлар буенча «Татарстан Республикасында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру» дәүләт программасын гамәлгә ашыруга багышланган Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышы узды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Михаил Иванов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм башкалар катнашты.

22.04.2021

Бүген «Казан-Экспо» күргәзмә үзәге мәйданчыгында Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм экология буенча Татарстан халыкара форумы ачылды. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Михаил Иванов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.

Форум программасы энергия нәтиҗәлелеген арттыру, зур һәм бүленгән энергетика үсеше, газ-мотор ягулыгы базарын үстерү, энергиянең альтернатив чыганакларын куллану, энергетика комплексында цифрлаштыру, водород энергетикасы мәсьәләләре буенча чараларны үз эченә ала.

Битләр: << 621 622 623 624 625 626 627 ( 628 ) 629 630 >>