Яңалыклар

17.02.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясендә Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Медиаклубның чираттагы утырышында катнашты.

Чара Мәскәүдә узды ("Brent City» бизнес-үзәгендә). Утырышның онлайн трансляциясе Рәсми Татарстан сайтында оештырылган иде.

17.02.2021

Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү политехника университетында булды.

Рөстәм Миңнеханов инжиниринг үзәген һәм спорт автомобильләренең проект-җитештерү лабораторияләрен, механик эшкәртү, композицион материалларны карап чыкты.

16.02.2021

Бүген «КАМАЗ» Россия йөк машина төзелеше лидеры булып тора. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов беренче «КАМАЗ» автомобиле чыгарылуга 45 ел тулуга багышланган тантаналы чарада хәбәр итте. ЧараЧаллыда Автозаводның төп җыю конвейеры мәйданчыгында узды.

16.02.2021

Пандемиягә карамастан, Чаллы шәһәре үсеш темпларын саклап калды. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2020 елда социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләренә һәм 2021 елга куелган бурычларга багышланган шәһәр Советы утырышында хәбәр итте. Утырыш шәһәр Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда узды.

16.02.2021

Татарстан Республикасының Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Медиаклуб утырышы онлайн трансляцияләнәчәк.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак. Искәртик, Медиаклуб утырышы чәршәмбе көнне, 17 февральдә, Мәскәүдә узачак.

16.02.2021

Бүген Чаллыга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонтланган Салих Сәйдәшев исемендәге 6 нчы балалар музыка мәктәбендә булды.

16.02.2021

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Владимир өлкәсе губернаторының беренче урынбасары Александр Ремига белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

15.02.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия дзюдо федерациясе вице-президенты, Европа дзюдо берлеге президенты Сергей Соловейчик белән очрашты.

Төбәктә спортны үстерү, балалар һәм яшьләр арасында дзюдоны алга этәрү, халыкара ярышлар уздыру мөмкинлеге турында фикер алыштылар.

15.02.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе утырышын уздырды.

Утырыш Казан Кремленең Вәкиллек корпусында узды, төп тема – 2020 елда эшчәнлеккә йомгак ясау һәм агымдагы елга бурычлар кую.

Чара ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашында узды.

15.02.2021

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә «Боевое братство» бөтенроссия оешмасының мактаулы әгъзасы» мактаулы исеме бирелде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Террорчылыкка каршы комиссиясе утырышы алдыннан күкрәк тамгасы һәм шуңа таныклык тапшырды.

Битләр: << ( 631 ) 632 633 634 635 636 637 638 639 640 >>