Яңалыклар

08.05.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда төзелеп килүче берничә объектны карады. Аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, Казан мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре озата йөрде.

08.05.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика киңәшмәсендә Җиңү көне уңаеннан бәйрәм чараларын иң югары дәрәҗәдә оештыру бурычын куйды.

08.05.2021

Санитар-экологик ике айлык башланганнан бирле республикада 3 меңгә якын хокук бозу очрагы ачыкланган, 1 мең 822 беркетмә төзелгән, 7 млн сумнан артык штраф салынган. 2 меңнән артык санкцияләнмәгән чүплек ачыкланган, аларның 76%ы бетерелгән. Бу хакта бүген республика киңәшмәсендә Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

08.05.2021

Теркәлү хокуклары булмаган күчемсез мөлкәт объектларын барлауның барышы турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

08.05.2021

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров язгы чәчүнең барышы һәм республика авыл хуҗалыгы кооперативларының эше турында сөйләде.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

08.05.2021

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин социаль объектларны һәм ведомство карамагындагы учреждениеләр биналарын капиталь ремонтлау буенча республика программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләде.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

07.05.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты. Тантана М. Җәлил исемпендәге опера һәм балет театрында узды.

07.05.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Илкүләм туристик берлек һәм Технологик суверенитет экспорты ассоциациясе җитәкчелеге белән очрашты. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда ИТБ Директорлар советы рәисе Станислав Тихонов, Технологик суверенитет экспорты ассоциациясе президенты Андрей Безруков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева катнашты.

Кайбер юнәлешләр буенча хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды.

 

07.05.2021

Бөек Ватан сугышы ветераннары турында кайгырту - дәүләтнең һәрвакыттагы төп бурычларынның берсе. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышында хәбәр итте.

07.05.2021

Бүген, Радио көнендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында булды. Визит барышында Президентка «Татмедиа» АҖнең кайбер проектларын тәкъдир иттеләр.

Битләр: << ( 621 ) 622 623 624 625 626 627 628 629 630 >>