Рөстәм Миңнеханов Россия субъектлары башкарма хакимияте органнары эшчәнлеген җайга салу һәм аларның нәтиҗәлелеген бәяләү буенча РФ Дәүләт Советы комиссиясе утырышында катнашты

13.04.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия субъектлары башкарма хакимияте органнары эшчәнлеген җайга салу һәм аларның нәтиҗәлелеген бәяләү буенча РФ Дәүләт Советы комиссиясе утырышында катнашты.

Комиссия утырышы Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко җитәкчелегендә узды.

Утырышта комиссия рәисе урынбасарлары – РФ Президенты ярдәмчесе, РФ Дәүләт Советы Секретаре Игорь Левитин, РФ Президенты ярдәмчесе Максим Орешкин, Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары – РФ Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе Дмитрий Григоренко, РФ Икътисадый үсеш министры Максим Решетников, РФ Финанс министрының беренче урынбасары Леонид Горнин, федерация субъектлары башлыклары-комиссия әгъзалары катнашты.

2020 елда һәм 2021 елда Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимияте органнары һәм югары вазыйфаи затлары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләүгә карашлар моңарчы Президентның 2019 елның 25 апрелендәге 193 номерлы Указы белән элек гамәлдә булган 2021 елның 4 февралендәге 68 номерлы Указы нигезендә тикшерелде.

Максим Решетников Россия субъектларының югары вазыйфаи затлары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү, шул исәптән 2021 елда субъектлар арасында 2020 елда ирешелгән нәтиҗәләргә нигезләнеп грантлар бүлү буенча тәкъдимнәр турында сөйләде. Министр тәкъдимнәренә комментарийларны Мәскәү мэры, «Дәүләт һәм муниципаль идарә» юнәлеше буенча Дәүләт Советы комиссиясе рәисе Сергей Собянин, шулай ук субъектлар башлыклары-Дәүләт Советының профильле комиссияләре җитәкчеләре җиткерделәр.

Фикер алышу нәтиҗәләре буенча, шулай ук Дмитрий Григоренко һәм Марат Хөснуллин чыгышлары буенча бәяләүгә карашлар килештерелде һәм Дәүләт Советының профильле комиссияләренең югары вазыйфаи затлары һәм Россия субъектлары башкарма хакимияте органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү өчен планлаштырылган күрсәткечләрне нигезләү һәм яклауга бәйле мәсьәләләрне карауда катнашуы буенча тәкъдимнәр эшләнде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. kremlin.ru материаллары буенча.