Рөстәм Миңнеханов Босния һәм Герцеговина Президиумы әгъзалары белән очрашты

14.04.2021

Бүген Сарай шәһәренә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Босния һәм Герцеговина Президиумы әгъзалары Милорад Додик, Шефик Джаферович һәм Желько Комшич белән очрашты.

Очрашуны ачып, Милорад Додик Босния һәм Герцеговина үзара хөрмәткә нигезләнгән мөнәсәбәтләрне үстерергә тырыша, дип билгеләп үтте. «Өч АНСАТ вертолетына заказ бирү мөмкинлеге булуга бик шатмын. Без башка өлкәләрдә дә хезмәттәшлек итшргә омтылабыз. Казан минем баскетбол клубы белән ассоциацияләнә, чөнки мин баскетболны бик яратам. Бүген безнең очрашу яңа мөмкинлекләр ачар дип ышанам», - диде Милорад Додик.

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында билгеләп үткәнчә, Татарстан Босния һәм Герцеговина белән хезмәттәшлек итәргә тели. "Ышанам ки, безнең бүгенге очрашу Россия Федерациясе һәм Босния һәм Герцеговина арасындагы дустанә мөнәсәбәтләр кысаларында Татарстан белән сезнең ил арасындагы хезмәттәшлекне үстерүгә динамика бирәчәк», - дип билгеләп үтте ул.

«Без сезнең партнерыбыз итеп күрәбез. Халык саны һәм дини структура буенча без бик якын. Тынычлык һәм татулык – алга таба үсеш нигезе дип саныйм», - дип өстәде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме эшчәнлеге турында сөйләде, аны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кушуы буенча җитәкләве турында әйтте. Шулай ук Босния һәм Герцеговина вәкилләрен төркем эшендә катнашырга чакырды. Татарстан Республикасы Президенты алдынгы тәҗрибәләр алмашуның мөһимлегенә аерым игътибар итте.

Сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек дәрәҗәсен билгеләп, яклар аны үстерүдә үзара кызыксынуларын белдерделәр. Бүгенге көндә үзара сәүдә күрсәткече үсеш күрсәтә һәм 9 млн. доллар тәшкил итә.

Желько Комшич барлык өлкәләрдә дә хезмәттәшлекне алга җибәрүнең мөһимлеген билгеләп үтте. «Пандемия вакытында Сарай шәһәренә килү мөмкинлеге тапканыгызга рәхмәт белдерәм. Миңа калса, сезнең визит Босния һәм Герцеговинаның Татарстан белән хезмәттәшлегенә генә түгел, гомумән Россия Федерациясе белән хезмәттәшлеккә дә өлеш кертәчәк. Сез һәрвакыт мөнәсәбәтләрне үстерү мәсьәләсендә мине исәп тота аласыз", - дип ышандырды ул.

Шефик Джаферович үзенең сәламләү сүзендә шулай ук Россия Федерациясе белән мөнәсәбәтләрне үстерү теләген ассызыклады. «Бу безнең позиция һәм без, дуслар буларак, хезмәттәшлек өчен теләсә нинди мөмкинлекне файдаланырга тиеш. Босния һәм Герцеговинада сезнең ихлас дустыгыз бар", - диде ул.

Очрашу ахырында Милорад Додик үз ягыннан «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменә Босния һәм Герцеговина вәкилләрен кертергә ярдәм итәчәк, дип өстәде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.