Бүген Россия Президенты Владимир Путин Дәүләт Советы Президиумы һәм «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» автоном коммерциячел булмаган оешманың видеоконференция режимында уртак утырышын уздырды. Утырыш социаль мәсьәләләргә багышланды.
Утырышта видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Мәгариф, сәламәтлек саклау, эшкә урнашу һәм социаль яклау өлкәләрендә дәүләт хезмәтләренең үтемлелеген һәм сыйфатын яхшырту турында фикер алышынды.
Бу максатка юнәлдерелгән федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге чаралар комплексы Илкүләм социаль инициатива кысаларында эшләнгән, ул дәүләт башлыгы йөкләмәсе буенча Стратегик инициативалар агентлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Владимир Путин искәрткәнчә, " бүген без Дәүләт Советы Президиумы һәм Стратегик инициативалар агентлыгының уртак утырышын уздырабыз. Хөкүмәт әгъзалары катнашында мондый киң составта тәкъдим итәм – мин аларны да экранда күрәм, Илкүләм социаль инициативаны гамәлгә ашыру буенча конкрет адымнар турында фикер алышырга кирәк. Әлеге иҗтимагый әһәмиятле проектның мәгънәсе - социаль өлкәнең эшен кешелеклерәк итү, яхшырту, гражданнарның ихтыяҗларын исәпкә алып, барлык процессларны да төзү».
"...Кешеләрне техник, административ, оештыру мәсьәләләре борчымый. Аларга сыйфатлы һәм үз вакытында ярдәм алу мөһим, һәм шул ук вакытта мондый ярдәм күрсәтүче белгечләр үзләре кыенлыклар белән очрашмасын, – менә без нәрсә эшләргә тиеш. Әйтик, табиблар, мәгариф учреждениеләре, социаль хезмәтләр хезмәткәрләре артык кәгазь таләп итмәсен, кәгазь эше белән шөгыльләнмәсен, ә үз вакытын һәм игътибарын кешеләргә бирсен өчен. Агентлык һәм Дәүләт Советының профильле комиссиясен Илкүләм социаль инициатива барышында социаль өлкәдәге конкрет проблемаларны җентекләп ачыкларга, кеше, гаиләнең тормыш хәлләрен турыдан-туры узарга чакырды. Сүз, мәсәлән, баланы балалар бакчасына яки мәктәпкә яздыру, поликлиникада медицина ярдәме алу яки инвалидлык рәсмиләштерү, эш эзләү яки мәшгульлек үзәкләре аша квалификация күтәрү турында бара", - диде Владимир Путин.
Тулырак мәгълүмат kremlin.ru сайтында.