Рөстәм Миңнеханов Сараево имамын Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итүгә чакырды

14.04.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Босния һәм Герцеговинага эш сәфәре кысаларында Гази Хөсрев-бәк мәчетендә булды, анда ул Сараево имамы һәм мәчетнең баш имамы Менсур Малкич белән очрашты. Очрашуда аны Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин озата йөрде.

2013 елда узган халык санын алу нәтиҗәләре буенча Босния һәм Герцеговинада 3,83 млн кеше яши. Бошняклар (Босния мөселманнары) халыкның милли составының яртысын тәшкил итә. Илдә дин тотучыларның 45% ы ислам динендә.

Гази Хөсрев-бәк мәчете Босния һәм Герцеговина чорындагы иң әһәмиятле архитектура һәйкәле булып тора. Дөньяда электр үткәрелгән беренче мәчет.

Рөстәм Миңнеханов имамга кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм изге Рамазан ае башлану белән котлады. Әңгәмә барышында республика Президенты Менсур Малкичны киләсе елда Татарстанда узачак Идел буе Болгары тарафыннан Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итүгә чакырды.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Россия Президенты Владимир Путинның ислам дөньясы белән мөнәсәбәтләрне җайга салуга зур игътибар бирелүе турында сөйләде. Моның өчен «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме булдырылган. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, рәсми очрашулар кысаларында Босния һәм Герцеговина җитәкчелегенә үз вәкилен төркемгә кертергә мөрәҗәгать итәчәк.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.