Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кения, Уганда һәм Зимбабве илчелекләре делегациясе вәкилләре белән очрашты.
Очрашу Казан Кремленең Губернаторлар Сараенда – Татарстан Президенты резиденциясендә узды.
Искәртик, Кениянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Бенсон Генри Оума Огуту, Уганданың Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Джонсон Агара Олва, Зимбабвеның Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Майк Николас Санго Казанга танышу визиты белән килде (2021 елның 12-16 апреле). Визит кысаларында илчелекләр делегациясе әгъзалары берничә очрашу һәм сөйләшүләр уздырды, сәнәгать мәйданчыкларын һәм производстволарын карадылар, Татарстан Республикасының икътисадый һәм сәнәгать потенциалы белән таныштылар.
Кунакларның эшлекле программасында шулай ук ТР Инвестицион үсеш агентлыгының презентация үзәге, Казан (Идел буе) федераль университеты, ТР Сәүдә – сәнәгать палатасында очрашулар каралган.
Казан Кремлендәге очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов, кунакларны сәламләп, Африка табигый байлыклары һәм мөмкинлекләре буенча уникаль материк булуын ассызыклады. Россиянең Африка илләре белән мөнәсәбәтләре һәрвакыт җылы булып калды һәм конструктив рәвештә үсә бара, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов һәм Россиянең сәнәгать ягыннан алга киткән регионнарының берсе буларак Татарстан белән кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде.
Без республикабызның Кения, Уганда һәм Зимбабве белән Россиянең әлеге илләр белән дустанә мөнәсәбәтләре кысаларында хезмәттәшлекне җайга салу мөмкинлеген югары бәялибез, дип ассызыклады Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Кения, Уганда һәм Зимбабве илләре белән сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек күләмнәре әлегә зур түгел. Төрле елларда Татарстан бу илләргә КАМАЗ автомобильләре, шулай ук КВЗ җитештергән вертолетлар китерде.
Очрашу барышында шулай ук Татарстанның сәнәгать предприятиеләренең Африка илләре белән хезмәттәшлек итү мәсьәләсе турында да фикер алыштылар. Мәсәлән, «Электрощит» компаниясе хезмәттәшлек белән кызыксына – бу Африка илләренә продукция белән тәэмин итү һәм объектларны реконструкцияләү. Шулай ук Татарстанның башка сәнәгать предприятиеләре продукцияне бу илләргә җибәрергә әзер.
Гомумән, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе, энергетика, машина төзелеше, автомобиль төзелеше һәм аларга компонентлар җитештерү, IT һәм башка югары технологияләр, медицина һәм фармацевтика, агросәнәгать комплексы һәм башка өлкәләрдәге элемтәләрне үстерү өчен зур потенциал бар.
Бүгенге очрашу кысаларында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан икътисадының нигезе – нефть чыгару һәм нефть эшкәртү. Тагын бер мөһим юнәлеш – нефть химиясе, чөнки Татарстан – синтетик каучук, полимерлар җитештерүче һәм экспортеры. Моннан тыш, төбәктә авиатөзелеш – самолетлар һәм вертолетлар җитештерү, шулай ук двигательләр төзү, йөк автомобильләре (КАМАЗ), суднолар, газ чыгару станцияләре, компрессорлар, электроника һәм оптика җитештерү үсеш алган.
Кунакларга шулай ук Казанда ел саен «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» халыкара икътисадый саммиты үткәрелүен хәбәр иттеләр. Аерым алганда, Уганда Илчесенең әлеге чарага берничә тапкыр килгәне бар. Кения, Уганда һәм Зимбабве делегациясе әгъзаларын 2021 елның 28-30 июлендә узачак чираттагы саммитта катнашырга чакырдылар. Бу хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышу һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру, икътисадый мөмкинлекләрне һәм инвестицион потенциалны тәкъдир итү, эшлекле элемтәләрне җайга салу өчен яхшы платформа.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук мәдәният һәм мәгариф өлкәләрендә хезмәттәшлекне дә кузгатты. Шулай итеп, Татарстан вузларында 20 меңгә якын чит ил студенты белем ала. Шул исәптән, Кения, Уганда һәм Зимбабведан килгән студентлар да.