Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Евразия хөкүмәтара советының киңәйтелгән утырышында катнашты.
Исегезгә төшерәбез, Евразия хөкүмәтара советы утырышы Казанда (Казан Ратушасы) 2021 елның 29-30 апрелендә уза, анда Евразия икътисадый берлегенә (ЕАЭС) керүче илләрнең – Россия, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан һәм Әрмәнстан, шулай ук ЕАЭС каршында күзәтүчеләр сыйфатында торучы илләрнең – Куба, Молдавия һәм Үзбәкстан Премьер - министрлары катнаша.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан Республикасы Премьер-министры Кохир Расулзода белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.
Исегезгә төшерәбез, Кохир Расулзода Казанга Евразия хөкүмәтара советы чараларында катнашу өчен килде.
Татарстан Үзбәкстан белән хезмәттәшлекне киңәйтергә тели. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры Абдулла Арипов белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу Казан Кремлендә узды.
Абдулла Арипов Казанга Евразия хөкүмәтара советы утырышында катнашу өчен килде (29-30 апрель).
Татарстанга Төрекмәнстан Премьер-министры урынбасары Сердар Бердымухамедов килде.
Кунакны “Казан” халыкара аэропортында ТР Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин һәм Кыргызстан Республикасы Премьер-министры Улукбәк Марипов Казанда узган очрашуда ике яклы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Чара Казан Ратушасында узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә Казанда (Татарстан Республикасы) Евразия хөкүмәтара советы утырышы уза.
Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинның Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры Абдулла Арипов белән очрашуында хезмәттәшлек һәм озак вакытлы мөнәсәбәтләрне ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Очрашу Казан Ратушасында узды, анда бу көннәрдә Евразия хөкүмәтара советы утырышы уза.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинның Таҗикстан Республикасы Премьер-министры Каһир Рәсүлзадә белән эшлекле очрашуында катнашты.
Очрашу Казан Ратушасында узды.
Сүз хезмәттәшлек мәсьәләләре турында барды. Аерым алганда, яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә бөтен дөньяның көчләре турында фикер алышканда, Таҗикстан Премьер-министры Каһир Рәсүлзадә Россия коллегасы Михаил Мишустинга Таҗикстанны Россия вакциналары белән тәэмин итүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының ачык гамәви конкурсы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында кабул итүнең контроль саннарын бүлү буенча 2022/2023 уку елына 21 мең 707 бюджет урыны бүлеп бирелгән.
Бүген Казанга Әрмәнстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы Никол Пашинян килде.
Кунакны “Казан” халыкара аэропортында ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов каршы алды.
Бүген Казанга Үзбәкстан Премьер-министры Абдулла Арипов килде.
Абдулла Арипов 29-30 апрельдә Казанда узачак Евразия хөкүмәтара советының чираттагы утырышында катнашачак.
Кунакны “Казан” халыкара аэропортында ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм башка рәсми затлар каршы алды.