Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Евразия икътисадый комиссиясе коллегиясе рәисе Михаил Мясникович белән очрашты.
Михаил Мясникович Казанга Евразия хөкүмәтара советы утырышында катнашу өчен килде.
Евразия икътисадый комиссиясенең төп максаты – ЕАЭС эшчәнлеге һәм үсеше шартларын тәэмин итү, интеграцияне алга таба үстерү буенча тәкъдимнәр эшләү.
Татарстан белән Кыргызстанның сәүдә мөнәсәбәтләрен үстерү өчен потенциалы зур. 2020 елда үзара товар әйләнеше 41 млн. доллардан артып киткән, бу күләмнәрне арттыру өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасы Премьер-министры Улукбәк Марипов белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу Казан Кремлендә узды.
Искәртәбез, Кыргызстан Хөкүмәте башлыгы Казанда эш сәфәрендә. Төп максаты – Евразия хөкүмәтара советы чараларында катнашу.
Татарстанга Таҗикстан Премьер-министры Кохир Рәсүлзадә килде.
Кунакны “Казан” халыкара аэропортында ТР Премьер-министры Алексей Песошин,ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин һәм Казахстан Республикасы Премьер-министры Әскәр Мамин очрашуында катнашты.
Очрашу Казан Ратушасында узды.
Исегезгә төшерәбез, Евразия икътисадый комиссиясе (ЕЭК) илләре хөкүмәтләре башлыклары Казанга Евразия хөкүмәтара советы утырышында катнашу өчен килделәр.
Татарстанга Кыргызстан Республикасы Премьер-министры Улукбек Марипов килде.
Кунакны “Казан” халыкара аэропортында ТР Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинның Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән эшлекле очрашуы узды.
Чара Казан Ратушасында узды.
Михаил Мишустин Рөстәм Миңнехановка бу көннәрдә Казанда уза торган Евразия хөкүмәтара советы эшен оештырган өчен рәхмәт белдерде.
Үз чиратында, Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәте башлыгына федераль ярдәм чаралары өчен рәхмәт белдерде.
Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм башка рәсми затлар каршы алды.
Казанга Михаил Мишустин Евразия хөкүмәтара советының чираттагы утырышында катнашу өчен килде.
Татарстан Республикасына Казахстан Республикасы Премьер-министры Әскәр Мамин эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Казан мэры Илсур Метшин каршы алды.
Казанга эш сәфәре кысаларында Әскәр Мамин Евразия хөкүмәтара советы утырышында катнашачак.
Бүген Татарстанга эш сәфәре кысаларында Беларусь Республикасы Премьер-министры Роман Головченко «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә булды. Беларусь Хөкүмәте башлыгын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.
Рөстәм Миңнеханов Роман Головченкога күргәзмә киңлекләренең үзенчәлекләре турында сөйләде.
Бүген Татарстанга эш сәфәре кысаларында Беларусь Республикасы Премьер-министры Роман Головченко «Алабуга» махсус икътисадый зонасында булды.
Беларусь Республикасы Премьер-министрын Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.