Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!
Сезне православие дөньясында бәйрәмнәрнең һәм тантаналарның иң олысы дип танылган нурлы Пасха уңаеннан котлыйм.
Бакыйлыкка күчүне, җанның газаптан арынуын һәм гөнаһлардан котылуны символлаштырган бу бәйрәм бик күп гасырлар буена кешеләргә карата мәрхәмәт һәм мәхәббәт чыганагы хезмәтен үти, күңелен дингә баглаганнарны шәфкатьлерәк, иреклерәк итә, калебләрен сафландыра.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә республика муниципаль районнары башлыкларына хуҗасыз хайваннарны тоту һәм аларны тиешле приютларга урнаштыру буенча эшне оештыру һәм аларны алга таба да приютларга урнаштыру бурычын йөкләде.
Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы белән авыручылар санының бераз артуы күзәтелә, дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Республикасында өлешләп төзүнең проблемалы объектлары 164 күп фатирлы торак йорт исәбенә керә, алар быел коммерциячел торак төзелеше линиясе буенча тапшырылырга тиеш. Әлеге объектларны төзү республикада хәзер актив алып барыла. Бу йортларның гомуми мәйданы 1 млн. 265 мең кв. м тәшкил итә.
Бүген Казанга эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрен әйләнеп үтүче М-7 трассасы участогын төзү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.
Бүген Казанда Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озак вакыт дәвамында тапшырылмыйча торган һәм, ниһаять, сафка кертелгән күпфатирлы йортларны карадылар.
Башта Зур Урамдагы күп фатирлы торак йортларн карадылар («МЧС " ТК йортлары).
Төрекмәнстан – Татарстанның стратегик партнеры. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Премьер-министры урынбасары, Югары контроль палатасы Рәисе Сәрдар Бердымөхәммәдов белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу «Казан Экспо» күргәзмә үзәге мәйданчыгында узды.
Бүген Казанга эш сәфәре кысаларында ЕАЭС илләре Премьер-министрлары «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә булдылар. Хөкүмәт башлыкларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.
Исегезгә төшерәбез, Казанда Евразия хөкүмәтара советы чаралары уза (29-30 апрель).
Бүген Казанда Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинның Төрекмәнстан Министрлар Кабинеты урынбасары, Төрекмәнстанның Югары контроль палатасы рәисе Сәрдар Бердымөхәмммәдов белән очрашуы узды.
Очрашу Казан Ратушасында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Евразия хөкүмәтара советының киңәйтелгән утырышында катнашты.
Исегезгә төшерәбез, Евразия хөкүмәтара советы утырышы Казанда (Казан Ратушасы) 2021 елның 29-30 апрелендә уза, анда Евразия икътисадый берлегенә (ЕАЭС) керүче илләрнең – Россия, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан һәм Әрмәнстан, шулай ук ЕАЭС каршында күзәтүчеләр сыйфатында торучы илләрнең – Куба, Молдавия һәм Үзбәкстан Премьер - министрлары катнаша.