Яңалыклар

06.05.2021

Бүген «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXI ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең йомгаклау гала-концерты узды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

06.05.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда дзюдо буенча «Зур шлем» халыкара турнирын ачу тантанасында катнашты. Чарада шулай ук Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, РФ спорт министры Олег Матыцин, Халыкара дзюдо федерациясе (IJF) Президенты Мариус Визер һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты. Тантана «Татнефть Арена» спорт сараенда узды.

06.05.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Спорт министры Олег Матыцин белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.

Исегезгә төшерәбез, Олег Матыцин Казанга кыска эш визиты белән килде. Төп максаты - «Зур шлем» дзюдо буенча халыкара ярышларны ачу тантанасында катнашу.

06.05.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Апас муниципаль районында эш сәфәрендә булды.

Башта Рөстәм Миңнеханов Апас муниципаль районы хуҗалыклары җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты, районның үсеше һәм язгы кыр эшләренең барышы турында фикер алыштылар. Шунда ук районның инвестицион проектлары презентациясен карады.

Чәчү эшләре барышы турында Апас муниципаль районы башлыгы Равил Хисаметдинов сөйләде.

06.05.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Кайбыч муниципаль районында булды.

05.05.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ерак Көнчыгыш һәм Арктиканы үстерү буенча Россия Федерациясе министры Алексей Чекунков белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

05.05.2021

“Үлемсез полк онлайн” акциясенә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев кушылды. Ул үзенең әтисенең портретын онлайн-йөрештә урнаштырды.

05.05.2021

Татарстан Республикасында 2021 елның 4 май мәгълүматлары буенча, 2053 янгын булган, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 20%ка күбрәк. Шул ук вакытта янгында үлүчеләр саны 93%ка арткан.

Бу мәгълүматларны ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгы комиссиясе утырышында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Сергей Сергеев хәбәр итте.

05.05.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы ветераны, фронтовик Самра Сабир кызы Бикмиеваның өендә булды.

Рөстәм Миңнеханов Самра Сабир кызын туган көне белән котлады – бүген, 5 майда, аңа нәкъ 100 яшь тулды. Самра Сабир кызы Казанда яши.

Самра Сабир кызы Бикмиева 1921 елның 5 маенда ТАССРның Буа районы Килдураз авылында крестьян гаиләсендә туа. 1941 елның июлендә ул Казан акушерлык мәктәбен тәмамлый, ә август аенда шәфкать туташы буларак Казанның хәрби госпиталенә мобилизацияләнә. Самра Сабир кызы сугыш хәрәкәтләрендә турыдан-туры катнаша һәм бөтен сугышны уза.

04.05.2021

Татарстан Республикасында Җиңү көнен бәйрәм итү кысаларында узачак чаралар турында ТР Хөкүмәте йортында брифингта сөйләделәр.

ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов хәбәр иткәнчә, яшьләр Җиңү көнен бәйрәм итүдә читтә калмаячаклар. 9 майда Советлар Союзы Герое, очучы Михаил Девятаев белән стрит-арт булдырылачак.

Битләр: << 621 ( 622 ) 623 624 625 626 627 628 629 630 >>