Татарстанда 1 июльдән йөкле хатын-кызларга һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә айлык яңа пособиеләр түләүгә гаризалар кабул ителә башлый.
Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин хәбәр итте.
Брифинг республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Төп темасы – “8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган тулы булмаган гаиләләргә шулай ук иртә срокта учетка баскан йөкле хатыннарга айлык яңа пособиеләр”.
Ике түләүнең дә күләме һәр төбәктәге яшәү минимумы нигезендә билгеләнә. Татарстанда яшәү минимумы 9 955 сумны тәшкил итә. Гаризалар 1 июльдән кабул ителә башласа да, түләүләр августта башланачак. Быел айлык түләү күләме 5311 сум тәшкил итә.
Республикада шундый пособие алырга 38 мең баладәгъва итә ала. Тхләүләр 12 айга билшеләнә. Бу түләүләр өчен төбәктә 189 млн сум бүлеп бирү планлаштырыла.