Татарстан Республикасында 2021 елда 322 мең тонна печән, 2 млн. 336 мең тонна сенаж әзерләргә кирәк булачак. Шул ук вакытта бүгенге көнгә 213 мең тонна печән (ихтыяҗның 66%ы), сенаж – 944 мең тонна (ягъни ихтыяҗның 40%ы) әзерләнгән. Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында шартлы 1 баш терлеккә 30 ц. азык берәмлеге таләп ителә, дип хәбәр итте.
УтырышныТатарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.
Видеоконференцэлемтә режимында барлык муниципаль районнар да тоташтырылды. Утырышта ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Татарстан Президенты йөкләмәсен үтәү йөзеннән республикада авыл хуҗалыгы формированиеләре һәм район җирлекләре киселешендә терлек азыгы балансына анализ ясалды. Агымдагы елда республиканың 23 районы терлекчелекне җитәрлек күләмдә азык белән тәэмин итә алачак. Шул ук вакытта кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә вәзгыять кискен тора.
5 июльгә кадәр муниципаль районнар баланс комиссияләре үткәрергә, барлык милек рәвешләрендәге, шәхси хуҗалыкларда терлек азыгына булган ихтыяҗны анализларга, терлек азыгы җитмәүне тулыландыру буенча чаралар эшләргә тиеш. Бүгенге көндә авыл җирлекләре буенча мәгълүматны оператив рәвештә 22 район тапшырды, дип ачыклык кертте ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы. "Районнарда азыкны күрше төбәкләргә барып тулыландыру буенча эшне оештыру кирәклеген аңлыйлар, - диде ул. - терлек азыгын тиешле күләмдә җыеп алу буенча эш алып барыла". - Бүгенге көндә Шәхси хуҗалыкларда тупас азык балансы 86,3% тәшкил итә, шул исәптән печән - 85%, салам - 90%».
Татарстан Президенты терлек азыгы запаслары өлешендә эшне көчәйтергә, авыл хуҗалыгы формированиеләрен һәм шәхси хуҗалыкларны терлек азыгы белән тәэмин итәргә кушты.
"Муниципаль районнарга, шул исәптән елга-болыннарда, урман массивларында азык әзерләүне, шулай ук республикадан читтә терлек азыгы әзерләүне җайга салуны да кертеп, халыкны кирәкле күләмдә терлек азыгы белән тәэмин итү эшен көчәйтергә кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Халык белән пай азыгы өчен исәп-хисап мәсьәләсен карарга кирәк. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына орлык материалына мониторинг үткәрергә, 2022 елгы чәчү кампаниясен орлыклар белән тәэмин итү өчен орлык участокларын саклап калырга һәм мониторингларга, азык кытлыгы булган муниципаль районнарга, өстәмә азык культуралары чәчүне оештырырга, чәчүлекләрне иминләштергән авыл хуҗалыгы формированиеләренә корылыктан зыян күргән кешеләргә методик ярдәм күрсәтергә».
Татарстан Президенты шулай ук билгеләп үткәнчә, терлекчелек өчен азык запаслары өлешендә республиканың эчке ресурслары җитмәскә мөмкин, һәм бу мәсьәләне даими контрольдә тотарга, ашлык фуражы мәсьәләләрен уйларга кирәк. Ул атна саен муниципаль районнарның нотыкларын тыңларга тәкъдим итте.
Муниципаль районнар башлыкларына мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы формированиеләре һәм шәхси хуҗалыкларны терлек азыгы белән тәэмин итү мәсьәләсен контрольдә тотарга өндәде. «Бу - сезнең эш, - диде ул. - Бу безнең өчен бик мөһим. Авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре белән бергә хәлне контрольдә тотарга кирәк. Оператив штаб көн саен динамиканы күзәтеп торырга тиеш. Терлек азыгы җитмәү киләчәктә терлекләрнең баш саны кимүгә, авылда эш урыннары кимүгә китерергә мөмкин", – диде ул.