Бүген «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов алып барды.
Утырыш барышында билгеле булганча, Рөстәм Миңнеханов янә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы рәисе итеп сайланды. Холдингның генераль директоры итеп чираттагы тапкыр Рафинат Яруллин расланды.
Утырышта берничә инновацион проект каралды. Россиядә шин сәнәгатендә кулланыла торган импортны алыштыручы антиоксидантлар җитештерүне торгызу өчен барлык шартлар да бар. Моның өчен Казанда амин тибындагы алкилирланган антиоксидантларның тәҗрибә-сәнәгать җайланмасын төзергә кирәк. Мондый идея белән «Антакс» ҖЧҖ (Мәскәү) генераль директоры Вадим Журба чыгыш ясады.
Антиоксидантлар – окисьлашуны тоткарларга сәләтле табигый яки синтетик матдәләр. Бу резинотехник эшләнмәләр (шиналар, приводлы каешлар, тузуга чыдам эластомерлар һ.б.) чыгару өчен мөһим компонент. 2014 елда Россиядә антиоксидантлар җитештерү туктатылды диярлек. Предприятиедә синтезның яңа калдыксыз ике катлы методы эшләгән.
«Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов һәм «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ (ТАИФ төркеме) башлыгы Айрат Сафин проектта катнашу белән кызыксынуларын белдерделәр. «Татнефть» ГАҖ ягыннан антиоксидантлар эшләүдә «Түбән Кама шин» да катнашырга әзер.
Директорлар советы утырышының көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр куелган иде: Иннополиста ИТ-рекрутинг үсеше, водород энергетикасы булдыру; Татарстанда ПЭТ-пластикны эшкәртү предприятиесе төзү; Татарстан нефть-газ химиясе форумын уздыру.