ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә “Сетевая компания” АҖ Директорлар советы утырышы узды.
“Сетевая компания” АҖ вәкилләрен бүләкләү тантанасы булды. Татарстан Республикасы Президенты Указы белән күп еллык намуслы хезмәтләре һәм Татарстанның энергетика тармагы үсешенә өлеш керткәннәре өчен Хафизов Фаил, Лукин Вадим, Вәлиев Шамил, Нурмөхәммәтов Нияз, Жуков Михаил, Шакирова Наталья дәүләт бүләкләренә лаек булдылар.
Алга таба утырышта кулланучыларны электр белән тәэмин итүнең ышанычлылыгы мәсьәләләрен, компаниянең җитештерү һәм финанс-икътисади эшчәнлеге нәтиҗәләрен карадылар,
Шулай ук “Сетевая компания” мәгълүмат системаларын 2024 елга кадәр үстерү концепциясен үтәү кысаларында үткәрелә торган чаралар турында фикер алыштылар.