Рөстәм Миңнеханов ГХК утырышында: нәтиҗәле яңгырлар булмау уңыш формалаштыруны куркыныч астына куя

30.06.2021

Татарстан Республикасында гадәттән тыш хәл режимын кертү турында күрсәтмәгә 38 муниципаль район буенча кул куелды, анда гадәттән тыш югары температураларга бәйле куркыныч агрометеорологик күренешләр расланган. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында хәбәр итте.

Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Видеоконференцэлемтә режимында барлык муниципаль районнар да тоташтырылды. Утырышта ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы агымдагы һава торышы һәм авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләре потенциалын саклап калу чараларына багышланды. «Республикада һава шартлары, нәтиҗәле яңгырлар булмау авыл хуҗалыгы культураларының уңышын формалаштыруны һәм аны алу мөмкинлеген куркыныч астына куя, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Килеп туган хәл турында фикер алышырга һәм килеп туган эссе һаваның тискәре нәтиҗәләрен бетерү һәм республиканың азык-төлек белән үз-үзен тәэмин итүчәнлеген саклап калу буенча бергәләп чаралар эшләргә кирәк».

Утырыш барышында Татарстан Республикасының аерым территорияләрендә гадәттән тыш хәл режимын кертү мәсьәләсе каралды.

Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Сергей Захаров хәбәр иткәнчә, июнь ае температура һәм явым-төшем күзлегеннән аномаль булды. Ул ассызыклаганча, республика территориясендә явым-төшем аз яуды, моңа кадәр 1989 елда, 1998 һәм 2010 елларда шундый хәл булган иде. "Бүген явым-төшем фронталь характерда түгел, ә локаль характерда, - диде Сергей Захаров. – Туфракта дым запасы түбән – 100 мм продуктив дым".

"Туфракта продуктив дым җитмәү уңыш формалаштыруга тискәре йогынты ясый", - дип белдерде Сергей Захаров. Ул федерация субъектлары буенча күрсәткечләрне китерде: Алтай краенда, Омск, Чиләбе, Новосибирск, Оренбург өлкәләрендә, шулай ук Башкортстанда корылык күзәтелә.

Идел буе федераль округы субъектлары киселешендә Башкортсанда иң катлаулы хәл, диде Сергей Захаров, шулай ук Самара, Ульяновск, Оренбург өлкәләрендә дә.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, Гидрометеорология идарәсе 38 районда агрометеорология күренешләрен – коры җилләр исүен, туфрак корылыгын, атмосфера корылыгын раслады. Коры җилләр 34 муниципаль районда теркәлгән. 18 муниципаль районда туфрак корылыгы, Мөслим һәм Сарман районнарында атмосфера һавасы корылыгы теркәлгән.

Муниципаль дәрәҗәдә гадәттән тыш хәл режимын кертү авыл хуҗалыгы формированиеләренең инвестицион һәм кыска сроклы кредитларын, шулай ук форс-мажор вәзгыять аркасында башка йөкләмәләрне үтәү срогын озайтырга мөмкинлек бирәчәк. Чәчүлекләрне иминиятләштергән хуҗалыкларга үсемлекләрне үстерүгә куркыныч күренешләрнең йогынтысын теркәү өчен иминият компаниясенә үз вакытында мөрәҗәгать итәргә кирәк. Иминият түләүләренә гариза бирү өчен документаль нигез кирәк. Гидрометеорология идарәсе куркыныч агрометеорология күренешләрен бөтен республика буенча раслады диярлек (38 Район).      


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.