Рөстәм Миңнеханов Мәскәү өлкәсендә үзәк боҗра автомобиль юлы участогын ачу тантанасында катнашты

08.07.2021

Бүген Татарста Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү өлкәсендә үзәк боҗра автомобиль юлы участогын ачу тантанасында катнашты.

Чара Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин катнашында видеоконференцэлемтә режимында узды.

Яңа магистраль Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе территориясе буенча Мәскәү боҗра автомобиль юлыннан 50 км ераклыкта уза. Аның озынлыгы 336,5 километр тәшкил итә, шуның 260ы — түләүле. Трасса башкала юлларын транзит транспорттан бушатырга мөмкинлек бирә. Үзәк боҗра автомобиль юлы буенча М-11 «Нева» дан М-7 «Волга» га кадәр нибары 50 минутта барып җитәргә мөмкин.

Аерым алганда, Россия Президенты Владимир Путин Aurus руле артында үзәк боҗра автомобиль юлының бер участогы буйлап узды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте