Рөстәм Миңнеханов: М-7 «Волга» – Татарстанның төп транспорт магистральләренең берсе, төбәкләр арасында өзлексез элемтә тәэмин итә

09.07.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Волга» М-7  Мәскәү –Владимир –Түбән Новгород – Казан –Уфа тиз йөрешле трассаларын төзү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты.

Чара Түбән Камада узды. Киңәшмә башланганчы Рөстәм Миңнеханов вертолеттан «Волга» М-7 трассасының кайбер участоклары белән танышты, трасса төзелеше барышын бәяләде.

Киңәшмәдә «Дәүләт экспертизасы баш идарәсе» федераль автономияле учреждениесе җитәкчесе Игорь Манылов, Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Новиков, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.

Видеоконференцэлемтә режимында узган киңәшмәдә Россия Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Россия Транспорт министрының беренче урынбасары Андрей Костюк катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның Россия Федерациясе Федераль Собраниесенә 2021 елның 21 апрелендәге юлламасы нигезендә «Мәскәү-Түбән Новгород – Казан» М-12 тиз йөрешле автомобиль юлын Екатеринбургка кадәр «Европа – Көнбатыш Кытай» маршруты кысаларында озайту турында карар кабул ителде. Мәскәүдән Екатеринбургка кадәр булган маршрут гамәлдәге һәм төзелә торган юллар участокларын кертүне күздә тота.

Татарстан Республикасында коридорны үстерү кысаларында Федераль юл агентлыгы тарафыннан Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен әйләнеп узу участогында «Волга» М-7 автомобиль юлын проектлау һәм төзү буенча эш алып барыла.

Әлеге маршрут «Чаллы – Екатеринбург» арасын мөмкин кадәр кыска юл белән тәэмин итәчәк, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрен әйләнеп узу проектын эшкә җигәчәк, шул рәвешле җирле корреспонденцияләр хисабына автомобиль юлына ихтыяҗны тәэмин итәчәк һәм «Волга» М-7 юлында каралган чаралар хисабына аварияләрне киметергә ярдәм итәчәк.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Волга» М-7 автомобиль юлы төзелеше мәсьәләсе буенча киңәшмәдә «Волга» М-7 – Татарстанның иң эре агломерацияләрен тоташтыручы һәм төбәкләр арасында өзлексез элемтә тәэмин итүче төп транспорт магистральләренең берсе, дип белдерде. Бүгенге көндә әлеге юл аеруча авыр йөкләрне ташу юлы булып тора". Аның буенча республика эчендә дә, транзит белән дә йөк һәм пассажирлар ташу гамәлгә ашырыла. Казан, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга кебек зур йөкләр ташый торган төеннәр. Транспорт инфраструктурасының чикләнүе Кама кластеры үсешен тоткарлый. Чаллыга керү «Волга» М-7 юлы буенча башкарыла, ул Түбән Кама ГЭСы плотинасы буенча уза. Аның үткәрү сәләте 2 тапкыр арткан. Әлеге участок шәһәр һәм транзит транспорты белән тәэмин ителгән".

Рөстәм Миңнеханов ил җитәкчелегенә һәм Россия Президенты Владимир Путинга «Мәскәү – Түбән Новгород – Казан» М-12 тиз йөрешле юлын Екатеринбургка кадәр («Европа - Көнбатыш Кытай» маршруты кысаларында) озайту карары өчен рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап узганда автомобиль юлын төзү концепциясе Кама аръягындагы эре шәһәрләрнең транспорт логистикасы өлешендә булган җитешсезлекләрне исәпкә алып эшләнгән. Аның сүзләренә караганда, шулай итеп, Кама аръягы зонасының нефть химиясе, нефть эшкәртү, автомобиль төзелеше һәм башка тармаклар предприятиеләре тупланган транспорт киңлеге һәм чамадан тыш тыгызлыгы проблемасы хәл ителәчәк.

«Әлеге юл чынлыкта «Волга» М-7  федераль юлының яңа юнәлеше булачак. Кама елгасы аша күпер аша чыга торган яңа автомобиль юлы төзелеше Россиянең көнбатыш төбәкләреннән М-7 автомобиль юлы буенча Түбән Кама, Зәй, Чаллы шәһәрләре юнәлешендә барган транзит автотранспортын Уфага күчерергә мөмкинлек бирәчәк», - дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов.

Киңәшмә барышында Россия Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Баш экспертиза башлыгы Игорь Манылов һәм башка экспертлар үз фикерләрен әйттеләр.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген бу юнәлештә эшләрне төгәлләштерергә кирәк. Шулай ук билгеләп үтелгәнчә, төзелеш материалларының бәясен киметү өчен логистика һәм аларны яңа трасса төзү урынына илтеп җиткерү мәсьәләсен эшләргә кирәк.

ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов та нотык сөйләде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.